Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов страница 9

Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

бетерергә бер атна вакыт җитә, барысы юкка чыга, – диде ул. – Аннары күтәреп йөрерсез акчагызны, бер шешә аракыга малайны өйләндерәм дип. Атналар буе чиратта торырсыз. Тордык бит. Бик сагынсагыз, тагын торырсыз. Аңа акыл кирәкми… Сез барыгыз да сәясәт корбаннары…

      Аннары Тукбаевның күзләре сиңа текәлеп калды.

      – Нәфис абый! – диде ул. – Син великий редактор, нинди генә акыллы булма, коммунизмда синең бүгенге көнгә кадәр бернәрсәң дә юк иде. Не имел. Моңарчы заводта яхшы токарьмы яки кем булсаң да. Яхшымы-яманмы, үзгәртеп кору сиңа Байтирәктә яңа квартира бирде, әле машинасын да бирергә тора…

      «Тора гына шул… – дидең син үз-үзеңә. – Биргән йортыгызга да кереп ялгыштым. Аның агач йомычкалардан прессланган ДСП стеналарыннан – сумала, келәй, формальдегид, линолеум идәннәреннән фенол исләре аңкый. Тоташ химиядән торган бүлмә эчендә гөл дә үсәрлек түгел, ә мин шунда яшим. Син шыкылдап торган нарат бүрәнәләрдән салынган өйдә торасың, Иркә белән… Байлыкларың белән бәхетле итә алдың микән син аны?..»

      Ә Тукбаев сине нигәдер чеметкәләвен дәвам итте:

      – Үзгәртеп кору сиңа ирек бирде, – диде. – Рәхәтләнеп яшисең, главаны да тәнкыйтьли аласың. Һәм теләсә кемне. Менә нәрсә ул демократия! Сиңа, Нәфис абый, коммунистлар чорында фельетоннар язарга ирек бирмәсләр иде. Сине бик тиз үз урыныңа утыртырлар иде. Синең белән исәпләшеп тормаслар иде, нибары унике сәгать вакыт бирерләр иде, һәм син районнан чыгып китәр идең. Тиз-тиз, йөгерә-йөгерә. Котылдым болардан дип… Газетаңда Вәли Шәмсиевнең мәкаләсен ник бастырдың? Сайлауларга каршы язылган. Имеш, сайланачак президент яшь, белемле, акыллы кеше булырга тиеш, фәлән дә фәсмәтән. Имеш, бу президент пенсионерларның кассага салынган акчаларын юкка чыгарды… Шундый җаваплы чорда мондый мәкаләне кем бастыра? Кая демократияне яклаган мәкаләң? Мин сине бер кисәттем: «Пусть я теряю рейтинг на двадцать процентов, а ты сто, дидем. Телим икән, мин сине җир белән тигезли алам…» – дидем. Безнең партиягә эшлисең килмәсә, кит, бар, тотмыйбыз…

      Нәфиснең эчке «мин»е үз-үзенә каршы төште: «Күрдеңме инде кемнең кем икәнен? Кыйблаңны саташтырсаң, бик исәпләшеп тормыйлар. Аларның идеологиясе өстән ничек кушылган булса, шулай идеаллаштырылган, миләре идарә иткеч программага кертелгән. Әйткәнне үтә һәм бетте…»

      Бер кызып алган Тукбаев һаман җүләр сатуын белде:

      – Сайлау нәтиҗәләренә халык гаепле түгел. Халык белән эшләмәдек… Әгәр ун ел коммунистлар торса, бер мәчет тә калмаячак иде. Баласын сөннәткә утырта алмый азапланды халык. Күпме татар, күпме мөселман халкы үз малайларын сөннәткә утырта алмый калды. Күпме татарны, яшь чакларында коммунист булып картайгач, гроб белән күмделәр. Шул көннәрне сагынабызмы? Сагынсагыз – пожалуйста!.. Мин кабат исегезгә төшерәм: сүз дядя Эльс турында гына бармый… Кичә безгә өстә аңлаттылар. – Тукбаев башын кала ягына изәде. – Шунда бер район башлыгы җавап та тотты: «…Без сезне яхшы аңладык, – диде

Скачать книгу