Скачать книгу
бар борчу-хәсрәтләр берүземә өелеп калды. Һаман оныгың Билгиз өчен борчылган көнем. Ул әтиле ятим булып яши. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм. Аңа хәзер бик тә кыен. Ул инде барысын да аңлый, барысын да белергә тели. Отыры җанын тинтерәткән сорауларга җавап таба алмый интегә. Өстәвенә әле берсе, әле икенчесе күңеленә яра салып тора. Шәфкатьлелек җитми, әшәкелек бар. Аннары оныгың шундый кыен минутларда үзен кая куярга белми аптырый. Әтисезлеген авыр кичерә… Юкса әтисе Җәләй каршыбыздан гына узып йөри. Керми дә, кызыксынмый да… Әрәм итте бердәнбер кызыбызны… (Яулык почмагы белән авызын каплап ала.) Кызым, балакаем, нигә шуны «яратам» дия-дия, шашыплар йөргәндер. Барыбер өйләнмәде, алдады гына… «Миңа тиң түгел» дип мыскыллады. Әллә кем булган!.. Йөзе кара! Кара кайгыга батырды. Чыдаган йөрәккә рәхмәт… (Пауза.) И Алла, тагын да яманрагын эшләр дип кем уйлаган шул Җәләйнең. Әнисен, үз баласыннан аерып, кем шулай читкә вербовать итә инде? Җибәрмәскә дә булдыра ала иде бит. Үз баласын ятим дә калдырмас иде… (Исенә төшерә.) Мәрвиям генә, бәгырьләремне өзгәләп, чит-ят җирләрдә ятып калды… И Фәйзуллам, ничек түзмәк кирәк бу хәлләргә?.. Инде хәзер мине «кадерлем, хәләл җефетем син» дип юатыр кешем дә калмады. Син исән булсаң, миңа болай ук читен дә булмас иде. Оныгың Билгиз яныңда «бабам, бабам» дип юанып, булышып йөрсә, нинди куаныч булган булыр иде. Ул инде аңлый хәзер. Җәләй турында да борчылып уйланмас иде. (Торып, иренең фотосурәте каршына килә.) Әй Фәйзуллам!.. Синең белән яшәгән матур көннәр өч көн кебек кенә булган икән. Инде менә мин дә картайдым, Мөнҗияңне кайтып күрсәң, танымассың да. Иртәрәк киттең шул… Сукыр эчәгең шартлаган, диделәр. Әҗәл кызганмады үзеңне… Тузган йөрәгең түзмәгәндер шул… (Фотога якынаеп.) Беркөнне төшемә кердең. Елмаеп, мыегыңны сыпырып торасың. «Минем янга кайчан киләсең инде?» дидең дә шунда ук юкка чыктың. Хәерлегә генә булсын! Алла язганы булыр… Ялгызлык читен икән…
Билгиз кайтып керә.
Билгиз. Әби, менә сиңа как алып кайттым. Кәримә апа бер лимон да бирде.
Мөнҗия. Аңа рәхмәтләр яусын инде.
Билгиз как белән лимонны өстәлгә китереп куя да китә башлый.
Улым! Син кая барасың?
Билгиз. «Пызул»га, әби.
Мөнҗия. Анда нишлисез соң?
Билгиз. Кичке уенда уйныйбыз.
Мөнҗия. Кемнәр белән?
Билгиз. Кызлар, малайлар белән.
Мөнҗия (көлемсерәп). Кызлары кемнәр инде?
Билгиз. Гөлнур, Сания, Зәбидәләр.
Мөнҗия (белмәмешкә салынып). Зәбидәсе кем кызы соң аның?
Билгиз. Түбән очтагы Галимә, Ибәт кызы инде. Зәбидә бик чибәр…
Мөнҗия Ибәт исемен ишеткәч каушап китә, нидер әйтергә җыенган җиреннән тыелып кала.
Мөнҗия. Соңга калып бик озак йөрмә, яме.
Билгиз. Юк… (Китә.)
Мөнҗия (үзалдына). Зәбидә, диме? Ибәтне йортка керткән Галимә кызы була шул инде ул. Ибәтнең үги кызы. Әллә соң бер-берләрен ошатып йөриләрме тагын? Яшьләрнекен белмәссең… (Уйга калып.) Ибәте бер нәләт төшкән бәндә инде ул. Төрмәдән кайтып та кермәде. Кайтса да, кешегә зыян гына салды, каһәр. Теге вакытта аңа Фәйзуллам инструментларын биреп тормаган ачудан (эчәргә дип акча да сораган бугай) безнең сараебызга
Скачать книгу