Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 8

Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Билгиз. Бетте, бетте… Миңа китәргә вакыт… (Торып баса.) Артымнан ияргән күләгәдәй булдың син, Җәләй… (Ишегалдына чыга, йорт-каралтыларны күздән кичерә, кечерәк кенә көрәк табып ала да, «Таудан әби каберенә агач төпләп алып кайтыйм әле…» дип, капкадан чыгып китә.)

      Алтынчы күренеш

      Урман аланы чите. Чүнник. Чүнникне әйләндереп тотылган пләтән чите кырыендагы эскәмиядә умартачы Гыймай кәрәз рамнарын рәтли, балавызларын кыра, тимерчыбыкларын тарттыра. Янында гына тактадан ясалган өстәл. Өстәлдә – учак сөременнән каралган чәйнек, стаканнар. Җирдә дымарь1 утырып тора, эскәмия башында – битлек.

      Гыймай (үз-үзенә). Бу рамнар яңа умартага яңа күч ябарга булыр инде. Ул бал кортлары үзләренә бер дәүләт булып яши бирсеннәр. Бу дөньяда кешеләр дә бал кортлары кебек тырышып эшләсәләр, тормыш ал да гөл булыр иде, мөгаен. Хәерчелектән дә тизрәк чыгар идек. Дөнья матурлыгын да күрә белер идек. Юк шул, юк. Безгә әзергә бәзерне ашап ятучы сорыкортлар комачаулый. Бактың исә алар кайда да җитәрлек. Бугаз киереп кычкыруны гына беләләр. Кайсыберләре «Мин – коммунист!» дип күкрәк кага, кемдер исә рәис Җәләй кебек үзен гел хаклы саный. Хаклы пычагым… Быел кортлар өчен урман буендагы Казна күле тирәсенә карабодай да чәчтертмәде. Умарта кортлары балны күбрәк җыяр дип уйлагандыр инде. (Юлдан УАЗ машинасы килеп туктаган тавышка колак сала.)

      Чүнниккә Җәләй килгәне күренә.

      (Үз-үзенә). Үзе үк килеп чыкты тагын, юкка түгелдер.

      Җәләй (килеп җитеп). Йә, ни эшләр бетерәсең? (Гыймайга салмыш түгелме бу дип сынап карый.)

      Гыймай. Менә умарта рамнарын ясаштыра идем… (Алъяпкычына кулын сыпырып торып баса.)

      Җәләй (кырыс кына). Бал изгән мичкәң кайда синең?

      Гыймай. Нинди мичкә? Гомер булмаганны…

      Җәләй. Алдашма. Кеше белми сөйләми ул. (Күзенә текәлә.)

      Гыймай. Кем сөйли?

      Җәләй. Кемлеге сиңа кирәкми. «Гыймай чүнниктә әчегән бал эчеп ята» димәсләр иде. Бу хәбәр райкомга да барып җиткән. Әйдә, күрсәт әле бал мичкәңне? Подвалга яшердеңме, өеңәме?

      Гыймай. Әнә керегез дә карагыз, ишекләр ачык. Минем яшерен эшем юк…

      Җәләй. Булмаса әйтмәсләр иде. (Күзенә текәлә.) Ялганласаң… Әгәр тапсам, мин сине монда бер генә көн дә эшләтмим.

      Гыймай. Ярар, ярар эшләтмәсәң…

      Җәләй подвал, өй эчләрен карарга кереп китә.

      (Үз-үзенә). Кайсы тәресенең теле кычытты икән? Шул хөрәсән, сәрхуш Кәнәфидер инде. Беркөнне өйгә «бер стакан бал бир» дип кергән иде. Аңа бер стакан бирсәң, мичкәнең төбенә төшеп җиткәнче чыгып китә белми… (Аптырап йөренә.)

      Җәләй әйләнеп чыга.

      Җәләй. Кая яшердең мичкәңне? Әйт? (Шикләнеп тирә-якны күзәтә.)

      Гыймай. Булмаганны ничек әйтим инде.

      Җәләй. Ничек булмаганны? Булмаганны әйтмиләр, синең ишеләр яшерә генә.

      Гыймай. Юк дигәч юк инде.

      Җәләй. Кара аны, мин сине теге вакытта бер кисәткән идем. Оныткан булсаң, тагын исеңә төшерермен… (Башын кыңгыр салып китеп бара.)

      Гыймай эндәшми генә аның киткәнен көтә.

Скачать книгу


<p>1</p>

Дымарь – төтәтә торган күрек.