Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 10

Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

дип. Монда әниең Мәрвиянең гөнаһысы юк. Җәләй үзе гөнаһка батты. Ул кылган гамәлләр өчен әниең бәхилләмәгәнгә… Әле хәзер генә ул монда булып китте.

      Билгиз. Ник килгән урманга?

      Гыймай. Тикшереп йөри, кешедән гаеп эзләп… Ярар, анысы чурт булсын… Монда гаеп тапмагач китеп барды үз аланына. Анда урман эчендә түрәләргә, шәмдәй үскән нарат агачларын кистереп, бура бурата бугай. Үз «эшләрен» шулай урман эчендә качып эшлиләр. Аларга ни кылансалар да ярый… Син, Билгиз, борчылма, нык бул, егет бул! Әйдә, чәйләреңне эч, аша. Бер дә кыенсынма.

      Билгиз. Рәхмәт, Гыймай абый, ашадым, эчтем… Китим инде мин. (Кузгала.)

      Гыймай. Ярар алайса, үпкәләп китмә, шулай сугылгала. Онытып бетермә…

      Билгиз. Юк, Гыймай абый, сезне онытмабыз… (Китә. Урман эчендә балта тавышлары ишетелгән якка китеп бара. Туктап-туктап тыңлый. Юл читеннән кереп, агач төпләп чыга. Арырак китеп калкулыкка менгәч, кулындагы агачына ишарәләп, янә хатирәләренә бирелә.)

      Балан, балан! Әбиемнең яраткан агачы! Баланнарыңны итәгеңә җыйганда, тукталып калыр идең дә «Улым! Ишетәсеңме? Әнә бер кош матур итеп моң түгә!» дияр идең. Әби, син үзең дә юмарт идең. Агачтагы баланнарны, кошларга, песнәкләргә дә калсын дип, бөтенләй җыеп бетерми идең. Аннары, шушы тау астындагы изгеләр чишмәсенә төшеп, битләреңне юар идең. (Билгиз калкулыккарак чыккач, туган ягын күзәтеп соклану кичерә.) Исәнме, изге тау, җиләкле аланнарым!.. (Авыл ягына борыла.) И-и туган җир! Киткәч тә, күңелемдә мәңге сакланып калырсың син… Әнә шул безне тәгәрәтеп үстергән су буйларың, болыннарың белән һич тә истән чыкмассың… Яшел чирәмнәреңә чалкан ятып, шушы иксез-чиксез зәңгәр күкләреңә карап хыяллана идек… Йолдызлар, күзләрен йомып, күк пәрдәсе астында йокыга талганнар. Хыял канатларында йолдызларга кадәр очып менәбез. Анда без, Зәбидә белән икәү, кулга-кул тотынып көлешә-көлешә, галәм киңлекләрендәге могҗизалар белән танышып йөрибез. Безне беркем күрми, беркем ишетми. Теләгән җиргә барабыз, кайтабыз. Без – ирекле кошлар! Мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешәбез. Инде зур булып үскәнбез. Шулай күктә яшәргә калганбыз. Мәрмәр таштан салынган хикмәтле сарайлар эчендә яшибез. Мин инде врач булып укып чыкканмын. Күктә яшәү шартларын өйрәнәм. Зәбидә – геолог. Ул төрле-төрле кристалл, ташларны җыя, серләрен өйрәнә… Безгә тормыш гаҗәп матур, җирдәгедән дә кызыклырак. Беркем беркемне «чеметми», җанын рәнҗетми. Дустанә яшибез. «Күктә һәркемнең үз йолдызы бар» дигәннәре рас булып чыкты. Монда йолдызлардай туктаусыз хәрәкәтләнеп торган кешеләр, бәрелгән-сугылган, авырткан җирләрен дәваларга дип миңа «приёмга» киләләр. Мин аларга, хәлемнән килгәнчә, медицина ярдәме күрсәтәм, тиешле дарулар бирәм… (Күкне күзәтә-күзәтә калкынып-калкынып ала.) Ә беркөнне, уйламаганда-көтмәгәндә, ишектән Җәләй килеп керде. Аптырап киттем. Ул бирегә каян килеп чыккан? Шактый картайган, чигә чәчләре агарган. Мин аңа утырырга урын тәкъдим итәм. «Кай җирегез авырта? Нәрсәдән зарланасыз?» – дим. Ни гаҗәптер, ул мине танымый, берни булмагандай җавап бирүен белә: «Бил-буыннарым

Скачать книгу