Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 14
Билгиз. Мин аны белмәдем… (Пауза.) Хәер, ул инде бер «сдачасын» алды…
Гөлүсә. Әйдәгез, тау эчләрен әйләнеп киләбез…
Сөйләшә-сөйләшә узып китәләр. Икенче яктан әйләнеп чыкканда, Зәбидә белән Билгиз кулга-кул тотынып басып тора. Зәбидә кулындагы ромашка чәчәген бөтергәли. Билгиз, кесәсеннән биноклен чыгарып, Зәбидә белән тигезләшә дә Сабан туе барган болынны күзәтә башлый.
Билгиз (бинокльдән күзәтеп). Сабан туена халык күп җыелган. Яшел болын уртасындагы мәйдан – төрле-төрле чәчәкләрдән үрелгән зур такыя сыман. Һәрбер чәчәге үзенчә матур елмая. Синең кебек, Зәбидә…
Зәбидә (үпкәләгәндәй). Көлмә әле, Билгиз…
Билгиз. Көлмим, дөресен генә әйтәм… (Бинокльдән күзәтүен дәвам итә.) Бүген туган авыл «чәчәкләре» барысы да мәйданга җыелган… Батырга дигән тәкә янына Сөббух бабай бүрек колакчыннарын тырпайтып утырган… Ә Тинкәй абый яланаяктан, кызыл эчле галошларын кулларына күтәреп, төрле-төрле хәрәкәтләр ясап, хатын-кызлар әйләнәсендә кылана-кылана бии.
Зәбидә. Кая, мин дә карыйм әле? (Билгиздән бинокльне ала.) Биюләрне күрми калабыз инде… Мәйданда малайлар да көрәшә башлаган. Бер кырыйда чүлмәк ватышалар… Әйдә, без дә киттек шунда. Гөлүсәләр төшеп җиткәндер инде..
Билгиз. Әй, өлгерербез әле. Монда икәүдән-икәү рәхәт ич… (Зәбидәне кочагына алырга тели, ул кыенсына, тартына.)
Зәбидә. Ярар инде, Билгиз, җибәр…
Кочышалар. Аннан ни әйтергә белми тынып калалар.
Билгиз (яратып). Зә-би-дә!
Зәбидә. Нәр-сә?
Билгиз. Син бит минем бердәнберем! Миңа син шундый якын…
Зәбидә (уйга калып). Билгиз!.. Син, Казанга киткәч, шәһәрнеке буласың инде. Анда сиңа чибәрләр дә бетмәс…
Билгиз. Юкны сөйләмә, Зәбидә. Мин сине беркемгә дә алыштырмыйм. Көн дә хат язып торачакмын. Аннары…
Зәбидә. Нәрсә «аннары»?
Билгиз. Без бергә булырбыз…
Зәбидә (көрсенә төшеп көлә). Юк, Билгиз, без бергә була алмыйбыз…
Билгиз. Нигә?
Зәбидә (көттереп). Арабызда киртәләр бар…
Билгиз. Нинди киртәләр?
Пауза. Зәбидә эндәшми.
Аңлатып бир?
Зәбидә (карашын җиргә төбәп). Минем әти, үги әтием, сезнекеләргә үчле булган…
Билгиз. Ибәт үз әтиең түгелмени?
Зәбидә. Юк…
Билгиз. Әтиең кемгә үчле булган?
Зәбидә. Синең Фәйзулла бабаңа. Ул аңа берсендә эчәргә сорап кергән булган, аннары аның инструментларын да сорап торган. Инструментларын биреп тормагач, үч итеп, сарайларына ут төрткән… Моны миңа әнием әйтте.
Билгиз (үзалдына). Менә ничек, ул вакытта ут төртүченең кемлеген берәү дә белмәгән иде… (Зәбидәгә.) Аңа бит инде бишбылтыр. Онытылган,