Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 17

Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

Әмма кемдер югары кәнәфидә утыра, кемдер менә шушылай имән төбендә… Байларның максаты бер: «Миңа гына булсын!..» Нәфесләре чиксез, нәфес чирләрен дәвалармын димә… Ә минем кебек хәерче студентка утын кирәк. (Ул торып китә, агач төбенә чабылган балта сабына таяна, киселгән агачның буен чамалагандай өскә карый.) Бик зур булгансың син имән. Кемнәр кисте икән сине?.. (Төпкә карый.) Күпме сырлар синдә? Йөз ел яшәгәнсең, мөгаен. Түгәрәк сырларың әбием маңгаендагы эзләр сымак. Һәрбер сырың – бер гомер, кайгы-хәсрәтләрне кичергәндә, яфракларыңнан яшь тамчылары да тамгандыр, мөгаен.

      Уйга калган Билгиз артына урманчы-десятник Үтәй килеп баса. Ул күн фуражкасын каш өстенә батырып кигән, күн сумкасын җилкәсенә аскан. Салмыш. Билгиз аны күрми тора.

      Үтәй. Сәлам, студент!..

      Билгиз (борылып). Исәнмесез!..

      Үтәй. Нәрсә уйга баттың, имән төбе күргәнең юкмы әллә?

      Билгиз. Бар барын… «Бу имән агачы кемнәрнең идәненә паркет булып җәелде икән?» – дип уйлап тора идем.

      Үтәй (шаркылдап көлеп). Хыялый. Акчаң гына булсын, сиңа да табабыз… Юк шул синең акчаң, хәерче… Әле әзерләгән алты кубометр утыныңа да акчаң түләнмәгән.

      Билгиз. Биш кубометр, диген…

      Үтәй (бугазын бүрттереп). Бөгештермә!.. (Кесәсеннән метрын чыгарып суза.) Менә әле генә үлчәп килдем. Алтыга чыга… Ярар, сиңа биш дип исәплик. Чүтеки студент кеше, аңлыйм… (Пауза.) Рәтең бармы?

      Билгиз аптыраганнан шофёрга дип хәстәрләгән аракысын, кабымлыкларын төп өстенә куя.

      (Сөенеп). Баш бүген үтереп чатный иде. Кичә артыгын җибәрелгән… Ярар, син кысмырланма инде, егет була бел. Барысы да тәртип тә булыр… (Шешәгә ишарәләп.) Ач!..

      Билгиз (шешәне ачып, стаканга аракы сала). Әйдә, җитеш…

      Үтәй (аракыны сөзеп-сөзеп эчә). Ах-х!.. (Кыярны иснәп каба.) Сразу рәхәт булып китте. Әйдә, үзең дә тот бераз…

      Билгиз. Мин эчмим. Институтта практика узабыз. Операция ясыйсы бар…

      Үтәй. Хирурглыкка укыйсыңмыни?

      Билгиз. Әйе…

      Үтәй (ризыгын чәйни-чәйни). Син үз өең белән торасыңмыни?

      Билгиз. Өй дип әйтерлек җире юк инде аның, бер «сыпушка».

      Үтәй. Безнең Каравайдамы?

      Билгиз. Әйе.

      Үтәй. Квартира алырга чама килмәдеме?

      Билгиз. Акча җитмәде. Заводта берничә ел гына эшләп калдым. Директорга квартира сорап кергән идем керүен…

      Үтәй. Бирмәдеме?

      Билгиз. Юк. Менә мин синең кебек вакытта, ди, хатын белән икәү баракта унике квадрат метрлы бүлмәдә яшәдем, анысы да ике семьяга бүленгән иде, ди. Язган гаризамны профком рәисенә адреслады. Шуның белән вәссәлам…

      Үтәй. Тагын сал әле!.. Ярар, бик тутырма. Булды… (Аракыны эчеп куя, кабымлык каба.) Аннары профком рәисенә кердеңме соң?

      Билгиз. Кергән идем…

      Үтәй. Ул ничек ди?

      Билгиз. Мине тыңлап-тыңлап утырды да, изге киңәш биргәндәй: «Менә шушы гаризагыз белән

Скачать книгу