Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 15
Ут сүнә. Сәхнә яктырганда, Билгиз ишек төбендәге эскәмиядә китап тотып утыра. Цехта – төшке аш вакыты. Тынлык. Янәшәдә өстәл-верстак, аның өстендә төрле инструментлар – чүкеч, игәү, маузер, линейка һәм калай деталь кисәкләре. Ул утырган эскәмиягә, идән себеркесен тотып, җыештыручы Саҗидә апа килеп утыра.
Саҗидә (үз-үзенә). Бераз утырып ял итим әле. Бу чүп-чарны җыештырып бетерә торган түгел. Теләсә кая ташлыйлар, сөт пакетлары да ауный, йомычкасын әйтмим дә инде. (Билгизгә.) Төшке ашка бармадыңмы әллә?
Билгиз. Бардым. Якындагы тимерчеләр цехы ашханәсенә генә кердем. Анда чират юк.
Саҗидә. Алай икән… (Билгизгә карап-карап.) Һаман укып торган көнең. Кайда укыйсың соң син?
Билгиз. Мин укырга керергә җыенам гына әле.
Саҗидә. Укырга керүләре дә авыр шул хәзер. Узган ел минем сеңлемнең кызы керә алмады. Бухгалтерлыкка укымакчы иде. Елап кайткан…
Билгиз. Узган ел мин дә конкурстан узмадым. Кичке мәктәпне тәмамлагач та кереп караган идем. Быел ничек булыр инде…
Саҗидә (үзалдына). Уздырмыйлар шул… Кирәкле кешеләренеке уза… Бар да биргәнне көтә булыр… Монда слесарь булып эшләп, син аларга күпме бирә аласың? Аларга күп кирәк шул, күп… Идән себереп эшләгән акчага мин дә бирә аламмы? (Пауза.) Син соң укырга кая кермәкче буласың?
Билгиз. Медицинскийга.
Саҗидә. Врачлыкка барыргамыни исәбең?
Билгиз. Әйе, шулайрак…
Саҗидә. Ярый шул, монда тимер-томыр арасында тузан йотып йөргәнче. Тырышсаң булыр, боерган булса… Үзең кайсы якныкы? Бик яшьли заводка килеп кергәнсең, дим.
Билгиз. Сабадан мин.
Саҗидә. Ә, шулаймыни?.. Кайтканым бар ул якларга. Бер сеңлем шул районга тормышка чыкты. Өйләре Мишә буенда гына. Ике ел элек аякларым авыртып киткән ие. Гүпчим йөрмәс булдылар. Бүлнис юлын таптый-таптый җаным чыкты. Даруларының бер генә файдасы да тими генә бит. Әллә алдап та саталар инде. Аптырагач, ялымны июнь аенда алдым да киттем сеңлем авылына кайтып. Көн дә иртә-кич яңа сауган кәҗә сөте эчәм. Аннары иртә таңнан көннәр буе елга комында яланаяк йөрим… Әйтмәгәнем булсын, файдасы тиде шуның, Ходайның рәхмәте, менә пенсиягә чыксам да, бер көйгә эшләп йөрим әле. Акчасын да ару гына түлиләр. Бәйрәмнәрдә бүләкләреннән дә калдырмыйлар, шөкер анысы. Эшләсәң ярый, йөреп торгач, аяклар да язылып китә.
Билгиз. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит.
Саҗидә. Шулай шул… Мин әйтәм, авыл балалары ялкау түгел, эшкә тырышлар. Барысы да димим. Бар шундыйлар, шәһәрдә үсәләр дә, озын чәчләрен туздырып, цехтан цехка әрле-бирле газировка суы эзләп йөрүдән башлары чыкмый.