Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 18

Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

биегәндәй сикереп-сикереп ала, аннан Билгизгә якыная һәм, башыннан күн фуражкасын салып, кулы белән маңгаена суга.) Аның өчен менә бу башны эшләтә белергә кирәк. Аңлыйсыңмы, студент?.. (Фуражкасын батырып кия, чайкалып, төптә утырып торган шешәгә карый.) Ни, мин бу шешәне үзем белән алыйм әле? Кирәге чыгар… (Яртылаш калган аракы шешәсен, алып, кесәсенә тыга, китәргә җыена.) Утыныңны бүген алып кайтырга тырыш, әзер утынны чәлдереп китүләре бар. Безнең урманда да ике аяклы «бүреләргә» бик ышанып булмый… (Китә.)

      Билгиз (аптырап). Кемгә генә ышанырга соң? Бу дөнья гел ялганга гына корылмагандыр бит? Иманлылар да юк түгелдер югыйсә. Ышанмый яшәү өметсез яшәү инде ул. Бар булган хыялларыңны чикли. Юкса бу тормыш Үтәйләр уйлаганча гына булырга тиеш түгел бит, түгел!.. (Пауза. Имән төбе «өстәлен» җыештыра, кирәк әйберләрен сумкасына сала һәм, балтасын алып, як-ягына каранып китәргә җыена.) Бу машина нигә килеп җитми икән инде? Әллә юлда ватылып ятамы? (Балта чапкан тавышлар ишетелә, ул шул тавышлар килгән якка таба атлый.) Киләсе булгач килер инде ул машина, көтәргә кирәк, көтәргә… (Китә.)

      Өченче күренеш

      Билгиз – институтны тәмамлаган яшь хирург. Ул өе каршындагы бакчада, өстәл артына утырып, медицина журналлары караштыра. Кыска җиңле күлмәктән. Көн аяз. Бакча тирәсендә уйнап, үзенә шөгыль табып йөргән кызы Сөмбел тавышы ишетелә.

      Сөмбел. Әти, әти! Мин чәчәкләргә су сибәм…

      Билгиз (укуыннан туктап). Сип, кызым, сип! Чәчәкләрең матур булып үссеннәр!.. (Үзалдына.) Әй кечкенә Зәбидәм! «Әти!» дип эндәшүләрең йөрәгемә бәлзәм булып ята, җаным эреп китә… (Шатлана.) Син бәхетле, кызым, шулай «әти» дип эндәшер кешең булгач… (Уйга кала, аннан укуын дәвам итә.)

      Сөмбел әтисе янына йөгереп килә, кечкенә лейкасын читкә ташлый.

      Сөмбел. Әти, әти! Син мине яратасыңмы?

      Билгиз. Бик яратам, кызым!.. (Сөмбелнең башыннан сыйпый.) Мин яраткан саен, син тагын да зур булып үсәсең…

      Сөмбел (куанып). Әйдә, мине үчтеки-үчтеки иттер әле.

      Билгиз. Син зур үскән ич инде.

      Сөмбел. Минем тагын да үсәсем килә.

      Билгиз, Сөмбелнең кулларыннан алып, аны аякларына бастырып тибрәтә. Сөмбел шатлана-шатлана көлә, «тагын, тагын» дип кабатлый.

      Билгиз (туктап). Булды, җитәр, кызым!.. Мин арыдым.

      Сөмбел. Ә син арыма!.. Көчле бул!

      Билгиз. Ярар, ярар. Иртә белән торгач, синең белән менә болай иттереп күнегүләр ясарбыз да (кулларын җәеп, хәрәкәтләр ясап күрсәтә) көч җыярбыз. (Сөмбелне күтәреп ала, күккә чөйгәндәй кочагына кысып әйләнә.)

      Сөмбел (көлүеннән туктап). Әти, әти! (Күзләренә карап.) Синең әтиең дә шулай көчле булганмы?

      Билгиз, тукталып, кызын җиргә төшерә.

      Билгиз (теләр-теләмәс). Булган, булган…

      Сөмбел. Кайда ул хәзер? Нигә безгә килми?

      Билгиз. Белмим…

      Сөмбел. Нигә белмисең? Минем бабаемны күрәсем килә.

      Билгиз. Күрерсең әле,

Скачать книгу