Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 6
Җәләй. Сиңа җиңел… Бер төпләнгән урыннан кош кебек очып китәсе генә калды. Күпме эш ярты юлда кала? Мин бит шушы авыл кешесе дә. Кешеләргә китүеңнең сәбәбен ничек аңлатасың? Райкомга да. Авылда минем сез белмәгән, законсыз туган малаем яши, дипме?.. (Пауза.) Әллә соң малайны үзебез белән алабызмы?
Наҗия (кызып). Син мине юри мыскыл итәсең инде. Кирәге бар, җенем сөйми!..
Җәләй. Алай ярамый. Бераз намуслырак булыйк инде.
Наҗия. Намус! Син ул намусны, миңа өйләнгәндә, сандыкка яшереп куйган идең. Үзең өйләнмәгән тәти егет булып күрендең. Авылга укытучы булып килгәндә, малаең барын да әйтмәдең. Ник?..
Бу сүзләрне ишетеп дулкынланган Билгиз артыгын тыңлап торалмый китеп бара.
Билгиз (үз-үзенә). Мин монда артык кеше икәнмен… Менә ни өчен «мин килмешәк тә, зимагур да икәнмен…» Ярар, тынычланыгыз, мин авылдан үзем китәм, үзем!.. Юк-юк, Җәләй, мин монда синең кул астында «таяк»ка эшләргә калмаячакмын… (Ул туктап-туктап гасабилана.) Әби! Терел генә син, яшә, мин врач булганны көт, мин врач булганны көт!.. Шәһәргә киткәч, мин сиңа лимон, как, тәмле җимешләрне гел алып торырмын… (Кайтып җитә, ашыга-ашыга, капкадан кереп китә.)
Бишенче күренеш
Сәхнәнең бер почмагында басып торган яшь хирург Билгизнең йөзенә сүрән ут яктысы төшкән. Ул янә үткәннәрне хәтерләп, күңел монологын (монолог тасма язмасында да бирелергә мөмкин) бәян итә.
Билгиз. Миңа ул ачы хәбәрне Кәримә апа мәктәпкә килеп әйтте: «Наный! – диде – Әбиең авырый. Начар хәлдә, – диде. – Кәҗә сөтенә дип керсәм… Мөнҗия урын өстенә ауган… Дөнья хәлен белеп булмый, син, наный, ашык, йөгер…» – диде. Мин аның соңгы сүзләрен ишетүгә, туп-туры өйгә чаптым. Уйларым мине ашыктырдылар да ашыктырдылар: «Әби! Син авырма, озак яшә!.. Бу дөньяда синнән дә кадерлерәк минем кемем бар? Әни дә син миңа, әти дә… Клиндерләреңне, актык җимешләреңне авызыңнан өзеп гел миңа суздың. Көйле җырларың үсәргә талпынган канатларыма көч бирде. Күңелемне беркайчан боектырмаска тырыштың, төрлечә юата килдең… Җылы кулларың мине иркәләп, йокыларга талдырды, иртәләрен башымнан сыйпап уятты!..» (Ул, кулларын җәя төшеп, күккә карый.) «Әй сез, кара болытлар! Кая дип болай ашыгасыз? Шомлы күңелемне тагын да караңгы итәргә телисезме? Китегез, Каф таулары артына китеп югалыгыз! Әбигә кояшлы көн, яз кирәк! Китегез, кит!.. Кояшны капламагыз! Капламагыз кояшны!.. (Куллары, авыраеп, аска төшә, тавышы үзгәреп сүлпәнәя.) Әби, терел син, яшә!.. Их, мин врач булсам, врач булсам…» Мин кайтып җиткәнче шулай дия-дия әсәрләнеп чаптым да чаптым. Ачык капка турына килеп җиткәч, шып туктап калдым. Өй бусагасын атлап керергә аякларым тартышты. Әбием янына инде кешеләр җыелган иде. Мин соңардым…
Ут сүнә. Сәхнә яктырганда, яшь Билгиз бүлмәсендә ялгызы.
Билгиз (төшенкелектә). Өй эче күңелсез. Әби булмагач, тәрәзә төбендәге гөл дә моңаеп калган. (Тәрәзә янына килә, андагы йон эрләгән орчыкны алып, кулында бөтереп карый, аннан кире куя.) Миңа дигән сыңар оекбаш та яртылаш бәйләнми калган… Бар да әби кулын көтә… Бабай үзе ясаган карават та буш. Бу йорт-җир оныгыма калыр дип тырышкандыр инде ул. Нишлим соң? Туган җир булса да инде мин монда кала алмыйм…