Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 57

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов

Скачать книгу

бөтенләй бөгелеп төште.

      – Сөекле кызы белән аерылышу тәмам эштән чыгарды ул бичараны. Ачы хәсрәт сөременә уралып, хастага сабышты. Саргайды, бетәште… Мин исә җыладым да чыдадым… – Карт газаплы аһәң, калтыранган тавыш белән дәвам итте: – Менә фаҗигале, гыйбрәтле сәяхәттән кайтуым… Үлем түшәгендә калган иде: әллә исән, әллә юк… Мин алып кайткан хәбәрне ишетсә күтәрә алмаячак… сүнәчәк.

      Ясалган чәйләр суынды. Мосафир абзый кинәт кенә күзгә күренеп картайган сыман булды, ансыз да юка битенең яңаклары тагын да эчкәрәк баткандай тоелды.

      Юк, Гайникамал килешмәс дип тормады, кызыксынуын белде.

      – Ясәви абзый, ничекләр итеп әлеге бәхетсезлекләргә тарыдың соң әле син?..

      – И-и, авылдашкаем! Бер бәхетләрең булмаса, күл янында торып та су эчә алмассың ди бит. Бәхетсезгә кояш карамый икән шул. Әгәр дә кеше иртәгә киләсе көннең хәеренә ышанычын җуйса нишли ала? Андый чакта адәм баласы нинди генә адымнар ясамас, дисең син! Исләремә төшкәндә генә дә җан яраларым ачыла. – Уйларын бер эзгә төшерергә теләгәндәй, янә сөйләп китте: – Әллә ялгыш, әллә язмыш булды шунда… Барысына да шул хәерчелек, фәкыйрьлек гаепле. Үзең беләсең, ачлык өянәге котырынган, ачлык хакимлек иткән ел иде. Язгы чәчүгә дип арыш алган идем. Чөнки арышым тамырда көеп бетте… Ә бурыч калды. Ачлык дигән зәхмәт корышкан куллары белән бугаздан алды… Бер имана җир белән бер көтү бала үстереп булмый шул… Җитмәсә, җидесе дә кыз бала. Бер киндер күлмәкле, төпсез ыштанлы ир бала күрергә интегеп үтте гомеркәйләр. Туган иде бер бөртек. Җир бүлгәләгәнче дә яшәмәде, үлеп китте. Бездә үзең беләсең бит, имана җире бүлү биш елдан биш елга үткәрелә. Йорт-каралты да коелып төшкән: өч-дүрт тапкыр сипләнгән, салам түбәле, кырык терәүле, бүген-иртәгә ишелеп төшәм дип тора. Шулай булгач, мал-туар асрау турында теш агартасы да юк. Җил йотып тук булмый бит ул терлек дигәнең. Бер имана җирнең ашлыгы күпме дә, саламы күпме. Шул берничә олау саламны кыш буена ягасы да бар бит әле. Үзең беләсең, безнең яклар – урмансыз як. Бездә бит көтүне дә таш белән куалар, ягъни кулга алырлык чыбык та юк. Ә саламны, билгеле инде, күпме генә яксаң да, өйгә җылысы йокмый… – Мосафир карт суынган чәен капкалап куйды да янә аһ орып сүзгә кереште: – Ниһаять, Инсафия атлы олы кызыбыз буйга җитте. Сокланып туймаслык сылуга әверелде… Буй җиткән кыз бала әнисенең хәсрәтенә, әтисенең михнәтенә әверелә, дип белмичә әйтмәгәннәр шул.

      Безне бөтенләй көтелмәгән яктан бәла сагалап-күзәтеп торган икән… – Шушы урында карт, сүзен ничегрәк башларга белмәгән сыман, бер генә мизгелгә тынып калды. Һәм көрсенеп дәвам итте: – Авылда төрле халык бар: бар хәерчесе, бар хәллесе. Безнең орынып торган күршебез Госман да баеп китте. Яшьрәк чагында зимагурның зимагуры иде. Минем бер имана җиремне дә ул сатып алды. Юк, дауламады: зинһар, бәладән коткара күр, яшьти, дип, үзем ялынып-ялварып кердем. Яңага тикле икмәгем җитмәвен дә, чәчәргә чама юклыгын да әйттем. Арзанга бирдем… Хәер, андый чакта алучы күпме бирсә шуңа риза буласың… – Карт тагын бер генә мизгелгә туктап тын алды. – Менә, Гайникамал авылдаш, шулай язмыш җәберенә баш иеп, тормыш шуклыгына буйсынып, интегеп-иза чигеп яшәп ятыш иде. Шулай тормышның якты

Скачать книгу