Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 60

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов

Скачать книгу

булмый. Аннары нечкә һөнәр, кул эше яшьли үзләштерүне хуп күрә. Безнең якта, җебең барда җөйлән, дип әйтәләр. Ягъни өйрәнергә мөмкинлек барында файдаланып кал дигән мәгънәне аңлата ул. Һөнәрне аны кирәк чагында гына бурычка алып торып булмый…

      Гайникамал апасы, сүзеннән бүленеп, кабат Гөлбануга мөрәҗәгать итте:

      – Үскәнем, менә Зөбәрҗәт апаңның эшенә күз салгала. Хәзер ул байбикәнең яраткан калфагын рәтли: энҗе, сәйләннәрен алыштыра. Күрдеңме, ничек өздереп эшли. Тел шартлатырлык итеп коя да куя.

      Гөлбану күрде: икенче катта яшәүче Чулпаниянең тәрбиячесе Зөбәрҗәт апасының алдындагы таш савытларда, асылма лампаның бөтен яктылыгын үзләрендә чагылдырып, елык-елык итеп, төрле төстәге ялтыравыклар җемелди. Бәрхет калфакның алгы өлешендә күз явын алырлык матур чәчәк чигелә…

      Гөлбануның калфакны күреп тәмам исе китүен, хәйран булуын күргән Зөбәрҗәт апасы, матур иреннәре белән сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, болай диде:

      – Кул эшенең, үскәнем, тагын бер хикмәте бар… – Үзе һаман елмаюын белде. – Бизәгең матур төшсен дисәң, җырлый-җырлый эшләргә кирәк. Үзебезчә, тын гына, сузып кына, йөрәктәгесен генә…

      – Шулай ул, үскәнем, – дип элеп алды Гайникамал апасы. – Борынгы бабаларыбыз сафьянны, юфта дип йөртелә торган йомшак күнне эшкәртүнең чын осталары булганнар. Бизәкләп чигелгән сафьян читекләр, бәрхетне бизәп эшләгән башмаклар үткән гасырларда ук дөнья базарларында, мәкәрҗәләрдә дан тоткан. Моннан ун-унбиш еллар гына элек Париж күргәзмәләрендә алтын медальләргә лаек булганнар…

      Шунда кайсыдыр түзмәде, кабат сүз катасы итте:

      – Һай, Гайникамал апакаем, бер генә дә белмәгән нәрсәң юк синең!

      Гөлбану да нәкъ шул турыда уйлап, хәйран булып, сокланып утыра иде.

      – Бар нәрсәне дә бер Ходай Тәгалә үзе генә белә, – дип җаваплады Гайникамал апалары.

      Гөлбану як-ягына күз салды. Барысы да үз эшләре белән мәшгуль. Билгеле, бөтенесе дә энҗе дә сәйлән белән эш итми. Әнә бер апа ак тукымага төрле-төрле ефәк җепләр белән мендәр өслеге чигә. Икенчесенең кулында – алача киндер: аяк чолгаулары әзерли булса кирәк. Бер кырыйда утырган өлкән яшьтәге апа намазлык белән мәшгуль… Ә инде бу өй тирәсендә онытылганда бер күренгәләгән Мәхүбә абыстай иске тула оегына яңа баш сабып утыра.

      Әмма Гөлбану өчен иң кызыгы, көтеп алганы бу түгел, аның үлеп яратканы – Гайникамал апасының, кич утыручыларны авызына каратып, нинди дә булса хикмәтле хәлләр сөйләве яки көйләп-сузып китап укуы. Юк, китапны карап укымый ул, яттан, күңелдән укый.

      Гайникамал апаның урыны һәрвакытта урта бер җирдә, асылмалы куыклы лампа астында булыр. Укыганда, йөзенә кадәр үзгәрә аның. Мөнәҗәт әйткәндә, чак кына, сизелер-сизелмәс кенә, алга-артка атынып ала. Андый чакта колагындагы ат дагасы зурлыгындагы алтын йөгертелгән алкасы да чайкала, елык-елык итә. Андый алканы, гадәттә, чегән хатыннары тагалар.

      Гөлбануның беренче ишеткәне «Сак-Сок» бәете булды. Гөлбану, тын алырга да базмыйча, авызын ачты да калды.

      Самавыр

Скачать книгу