Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 59
…Гөлбану уянып күзләрен ачса ни күрсен, мосафир абзыйдан җилләр искән, өстәл үз урынына, тәрәзә каршына күчереп куелган. Әти-әниләре дә бу вакытта, билгеле инде, күптән эштә…
Гөлбану зур инде хәзер, үсте. Элеккеге кебек кое бурасына каткан сөңге бозларны китеп алып, кәнфит урынына суырып йөри торган кыз түгел инде ул.
Шулай ук тыкрык башында торучы Низам исемле малайдан да куркып качучы кыз түгел. Хәер, ул малай юк шул инде. Бөтен гаиләләре белән каядыр китеп бардылар… Хәзер инде Гөлбану урамда юкка трай тибеп йөри алмый. Әнисенә ярдәм итә.
Эшлим дисәң эш күп инде. Өлгер генә. Су ташы. Зур чүмеч белән кер тагарагына селте суы өстәп тор. Чиләк-чиләк тутырып, юынтык суны чыгарып түк. Бауга элгәндә, керләрне берәм-берәм алып биреп тор. Сабын кебек вак-төяк әйберләр алырга кибетләргә чыгып йөгер…
– Кызым үсте, кул арасына керә башлады инде, – дип сөенеп бетә алмый әнисе.
Гөлбану исә «кул арасына кереп» кенә калырга теләми, әнисе белән беррәттән басып эшлисе килә. Әнисе бик арый. Гөлбану кызгана аны. Бигрәк тә эштән соң өйгә чыккач, әнисе селте суында ярылып беткән, әрнегән кулларын кая куярга белми.
Әгәр дә мәгәр Гөлбанудан үсеп җиткәч кем булырга телисең дип сорасалар, ул бернинди икеләнүсез: «Әни кебек, кер юучы булам», – дип җавап кайтарыр иде.
Билгеле, Гайникамал апасы кебек аш-су пешерүче булу да әйбәттер. Туйганчы җаның теләгән нәрсәне ашар идең, ичмаса!..
Гайникамал апа дигәннән, бик хикмәтле кеше булып чыкты әле ул. Барысы да аны ихтирам итә, барысы да куркалар аңардан. Юк, кешеләргә зыяны тими аның. Тик шулай да (хәтта Кылый Хәмиткә кадәр) шүрлиләр аңардан. Аскы каттагылар аңарга икенче хуҗага караган кебек карыйлар. Монда аның сүзе закон. Хак булса, ул хәтта Әби патшадан да курыкмый, аяк терәп, кара-каршы әйтешә, ди. Әле беркөн генә: «Синең фигылең нәкъ эт кояшы кебек, керделе дә чыктылы…» – дип, байбикәне тиргәгән, ди.
Башкалар ничектер, әмма Гөлбану ярата кеше шатлыгын да, кайгысын да бүлешә торган Гайникамал апасын. Ни сәбәптәндер, Гайникамал да Гөлбануны якын итә. Аның аяк арасында чуалып, мәш килеп эшләп йөргәнен күреп: «Һай, Гөлбану!.. Бигрәк уңган кыз үзең. Нәкъ әниең кебек, кулың кулга йокмый», – дип, хәтта аркасыннан каккалап, сөеп тә алгалый.
Кайвакытларда, бик зур сер әйтергә җыенган кеше сыман, бармак белән генә ишарә ясап, Гөлбануны аш-су әзерли торган якты бүлмәгә чакырып ала да бәлеш катылары, башка кытый-мытыйлар белән сыйлап чыгара.
Гөлбану тәмам үсте. Аны хәзер әнисе өйнең аскы катына кич утырырга да алып кергәли. Менә кайда ул кызык, менә кайда ул рәхәт! Өске өй табыныннан калган тәмле-томлы ризыклар белән әйбәтләп чәй эчеп алалар