Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 61
Каргыштан соң малайлар, икесе тиң кошка әйләнеп, карурманга очып китәләр. Бер-берегезне күрмәсәгез иде, дип теләгән әниләре. Балаларның берсе – «Сак», икенчесе – «Сок», дип өзгәләнеп кычкыра-кычкыра бер-берсенә якынлашалар икән, ләкин кавыша алмый калалар, араларына һәрвакыт тау үсеп чыга…
Төнге карурман килде Гөлбануның күз алдына. Сак белән Сок тавышы да ишетелгән сыман булды… Ул урман, һичшиксез, алар авылы ягындагы, стрелок абзый сөйләгән алтын каурыйлы кошлар яшәгән урман булырга тиеш. Алар ягында булмыйча кайда булсын ди тагын андый кара урманнар. Урман хакиме шүрәле дә алар урманында. Шушы урында төш белән өн буталышты…
Көннәрнең берендә хатыннар тегү-чигү эшенә керешкәч, Гайникамал апа, нәрсәдер исенә төшергәндәй, эшен куеп, урыныннан купты. Сәке өстендәге яшел сандыгы янына менеп тезләнде дә сандыгыннан чигүле тастымалга төрелгән җыйнак кына төргәк чыгарды. Урынына төшеп утырды. Бары тик шуннан соң гына саклык белән төргәкне сүтте. Аннан китап чыкты. Гайникамал апа, кулына тере җан иясе алган сыман итеп, китапны башта күкрәгенә кысты. Аннары сыйпаштырды. Бүлмәдә сәер тынлык урнашты. Барысы да Гайникамал апа ягына борылдылар.
– Гадәти китап түгел бу… – диде Гайникамал апа йомшак тавыш белән. – Әбиемнең төсе итеп, күз карасы кебек саклыйм мин аны. Җиде-сигез гасыр аша, күпме янгыннар, сугыш афәтләрен кичеп, безгә килеп җиткән бәһасез китап бу. Һәркемнең гомер-гомергә киңәшер, гыйбрәтле хәлләр сөйләп юатыр, әлегәчә белмәгәнеңне төшендереп гыйлем эстәр, шикләнер чакларында дөрес юлны күрсәтер дусты була. Ул – китап. Күпме буыннарның, күпме акыл ияләренең тормыш тәҗрибәсе, фикер байлыклары тупланган аңа. Китап белән танышу бер гомер кичерүгә тиң, дигәннәр акыл ияләре. – Гайникамал апа кабат китапны сыйпады да дәвам итте. Халкыбыз элек-электән китапны кадерләгән, зурлаган, икмәк белән янәшә куйган. Китап сүзе татарда изге сүзгә саналган, кешеләр китап тотып ант итә торган булганнар, һәр өйдә китап иң кадерле урында сакланган. Китап – вакыт җимеше, вакытның үзе кебек үк үлемсез. Ерак тарихтан китапка бәйле бик күп әйтем-сынамышлар, риваятьләр сакланып калган. Менә шуларның берсе:
…Рәхимсез илбасар китаплар яндыра. Шунда ил анасы Айбикә аның алдына тезләнә: «Ни телисең, шуны ал. Тик, зинһар, китапларны гына яндырма!» Илбасар шаркылдап көлә: «Бирерлек әйберегез дә юк бит сезнең. Алтын-көмешләрегез күптән миндә».
Ил анасы әйтә: «Иң зур байлыгым – күзләрем бар!»
Әнә шулай итеп, Айбикә күзләре бәрабәренә ил китапларын саклап кала.
Гайникамал апа боларны китаптан укыгандай матур итеп, күңелләргә үткәрерлек итеп сөйләде. Аннары китапка күзен төбәп өстәде:
– Бу китапның исеме «Кыйссаи Йосыф». Халыкта аны тагын «Йосыф вә Зөләйха» дип тә йөртәләр. Чөнки китап Йосыф белән патша кызы Зөләйха арасындагы кайнар мәхәббәт турында. Зөләйха Йосыфны төшендә күреп гашыйк була. Бу китапны тагын «Йосыф китабы» дип тә йөртәләр. Китапның башыннан алып ахырынача кол Йосыфның башыннан кичергән мең төрле маҗаралар, хикмәтле