Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов страница 58

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов

Скачать книгу

киләчәген гөлгә генә күммәде инде. Гөнаһысына керер хәлем юк, алга китеп булса да әйтәм, вәгъдәләренең барысын да җиренә җиткереп үтәде. Нишләмәк кирәк, алда бит әле яңадан алты бөртек кыз тезелешеп утыра. Аларын да, аякка бастырып, башлы-күзле итәсе бар. Әрнеп-сызланып, ни дияргә дә белмичә тинтерәп калдык. Нәсел-нәсәбебез, олы кешеләр сыман башта агай-энеләр, кардәш-ырулар белән фикер уртаклашыйк, дигән булдык. Кая барасың, ризалаштык… Кыз баланың язмышы шул бит, канат яру белән туып үскән оясыннан очып китә торган кошка тиң. Һич югында, кызыбыз ач-ялангач булмас, тамагы тук, өсте бөтен булыр, дидек тә тәвәккәлләргә булдык… Аннары булачак кияү Сәетгол да чеп-чи кара казах түгел икән, бабаларының бабалары көчләп чукындырудан куркып, дала киңлекләренә чыгып качкан татар булганнар, имештер.

      Калганы бик тиз эшләнде. Яучылар җибәреп, кодалар төшереп, кыйммәтле бүләкләр бирешеп торасы юк. Кияү белән мәһәр килешенгән, акчасы алынган. Ул арада никах та укылды. Хәзрәт эшне бик коры тотты: кыздан рөхсәт-фәлән сорап тормады, җылавына да исе китмәде: аның эше җылау, сыктау, ярәшкәндә кыз бала җыламый буламыни, янәсе. – Картның гарип-кызганыч каратут йөзе көзән җыергандай тартышып куйды. Иксез-чиксез казах далаларының сәмум җилендә каралган бу йөздә дөньяның бар хәсрәте, үкенеч-сагышы чагылгандай булды. – Соңыннан: «Хараплар гына иткәнсез икән балакайны! Әллә кияү чыкмас дип курыккан идегезме?..» – дип, тиргәүчеләр дә булды. Тик нишләмәк кирәк, тәкъдирдән узып кая барасың, Ходайның кушканы шулдыр дияргә генә калган иде инде.

      Абзый кеше башын иеп тынып калды. Гайникамал түтинең сабыры бетте, ахрысы:

      – Шуннан?.. – дип, сыңар сүз белән генә сөаль бирде.

      – Шуннан шул! Суга салгандай юк булды балакаебыз. Араны өзмәбез, ел да кунак булып кайтырбыз, дигәннәр иде югыйсә. Кая ул кайту, кош теле кадәр хат-хәбәр дә салучы булмады, тегеләй. Ә бит Инсафиянең аз булса да язу-сызуы да бар иде. Бездә өч мулла, дүрт остабикә. Яшь хәзрәт ике хатын белән тора. Шуның яше, кыз балаларны җыеп, сабак бирә башлаган иде.

      Көн артыннан көн үтә торды. Аңа карап, тормышыбыз алга китмәде. Хәер, күз яше бәрабәренә кергән мал-мөлкәтнең нинди куанычы булсын ди! Иң әүвәл көтүче Шәмсигә ияртеп җибәргән атыбыз төнгелектән кайтмады. Дөнья бетереп эзләдек үзен, хәбәр салмаган тирә-юнь калмады. Ахырда Олы кизләү сазлыгына баткандыр дигән сүз чыкты. Ул сазлык, чыннан да, сыер ише эре мал-туарны алгалый иде.

      Икенче кышка чыккач, яман хәбәр алдык. Кияү тиешле кешебез нидәндер өркеп котырынып чабышкан ярым кыргый җылкылар астында тапталып вафат булган. Ә кызыбыз Инсафия, казахның гореф-гадәте, йоласы буенча, кияүнең энесенә өченче хатын булып күчкән… Кызыбыз җәбер-золымда, кара ялчы булып яши дип ишеттерделәр. Бу хәбәр ансыз да сагышланып йөргән Маһибәдәр апаеңны тәмам акылдан яздырды… Төннәрнең берендә чәчрәп торып утырды да бу, барыбызның да өнен алып: «Ишеттем, балам!.. Ишеттем, Инсафия кызым!.. Көт!.. Бүген үк әтиең юлга чыга… Сине алырга бара!..»

Скачать книгу