Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 14
– Аларга ислам шәригате буенча никах укыйсы булма. Шулай итәсең икән, муллалыгыңнан төшерелеп, төрмәгә озатылырсың!
Әлеге поп аларны христиан законы буенча кушарга тели:
– Чөнки закон шулай: урыс кызы татарга чыкса, аларның икесе дә һәм балалары да христиан саналырга тиешле! – ди.
Ләкин егет тә, аның ата-аналары да моңа риза түгелләр. Менә шунлыктан алар байтак вакыткача законлаштырылмаган хәлдә яшәделәр. Ә халык аларга «никахсызлар» дип кырын карап көлде.
Безнең авылда кырык йортлап керәшен саналган татарлар бар иде.
Алар тыштан гына чукынган булып йөри. Балалары тугач, күрше авыл побы аларга урысча исем куша. Ә авыл мулласы мөселманча исем бирә. Шулай итеп, алар рәсми рәвештә «Иван», «Степан» саналалар, халык телендә исә, хәтта тирә-юньдәге урыслар арасында да алар «Әхмәт», «Ихсан» дип йөртелә. Алар гаскәри-солдат хезмәтенә алынганда «христиан» саналып, христиан исәбенә керә, үлгәч мәетләрен дә рәсми рәвештә мөселман татарлар белән бер зиратка күмәргә ярамый, аларның үзләренең мазарлыклары бар иде. Иң начары – мөселманнар белән христиан саналганнарга өйләнешү патша указы буенча тыелган. Бу закон бик күп фаҗигаләргә сәбәп була иде. Әгәр мөселман татар керәшен кызына өйләнә калса, аларның балалары да христиан саналырга тиеш. Шуңа да мөселманнар керәшеннәр белән үзара никахлашудан саклана. Керәшен кызын алып законсыз, әмма никахлы яшәгән кешеләргә дә кырын карыйлар иде. «Кара сарыкның кайчан агарганы бар?» дигән сүзне мин еш ишетеп үстем.
Безгә якын гына торган Фазлый исемле бер татарның кызы бер керәшен егетенә ябышып чыкты. Ләкин Фазлыйныкылар икенче көнне үк бөтен нәсел-нәсәпләре белән җыелып бардылар да әлеге кызны өстерәп алып кайттылар һәм, эштән чыкканчы кыйнап, бер атна буенча төтенле мунчада газаплап тоттылар.
Шуның аркасында җиләктәй матур кыз Фатыйма озак еллар кияүсез яшәде, керәшен калдыгы дип, аны берәү дә алмады.
Миндә чиксез авыр тәэсир калдырган шушы вакыйгалар турында сөйләгәч, Камил Мотыйгый:
– Менә бит ничек ул бездә, – диде. – Ләкин мондый законнар, мондый хәлләр тиздән тарих битләрендә кара тап кына булып калырлар!
Камил мин сөйләгән шушы вакыйгалар турында үзенең хатирә дәфтәренә беркадәр нәрсәләрдер язып алды да:
– Вакыты килер, без мондый вәхшәтләрне матбугат сәхифәләрендә ачарбыз! – диде.
Күрәсең, ул тиздән татар телендә ирекле матбугат барлыкка киләчәген күз алдында тотып шулай сөйләнгәндер.
Акъегет мәдрәсәсендә үткәрелгән кичәләрдәге сүзләр һәм анда укылган газеталар тәэсире аркасында шәкертләрнең бер өлешендә ниндидер уяну булса да, аның төп нигезе ничек барлыкка килүен аңлаудан