Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 12

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири

Скачать книгу

шушы вакытта Гариф хәлфәнең күңеле күтәренке чакларда көйли торган бер җыры исемә төшеп китте:

      Әй бай улы, бай улы, якаларың каюлы,

      Ятсаң – урының җәюле, чыксаң – атың җигүле.

      Заһидулла байның яшькә бездән олырак булган, ләкин безнең белән бер сыйныфта укучы Хәйрулла исемле улы бар иде. Кием шәп, ашау-эчү дигәнең аннан битәр! Аның кесәсендә һәрвакытта кәнфит тә шоколад, ул дәрес вакытында да шуларны суырып утыра. Укуга һич игътибары юк, тәртибе дә әллә кем түгел. Милләт өчен күп эш башкарса да, Заһидулла байның үз улына вакыты җитми иде, күрәсең. Гадәттә шулай була бит.

      Мин электән ук Шакир тегүчегә барып-килеп йөри торган идем. Белмим, әллә ул миңа охшаган, әллә мин аңарга, безнең серләр бик килешә иде.

      Мин килеп керүгә, ул хатынына эндәшә:

      – Яле, Таифә, табаңны берсәк чыжылдатып ал әле! Мәхдүм үзе килгән!

      Таифә әптәй дә тиз генә самавырын кайнатып, коймак яисә бәрәңге кыстыбые кебек нәрсәне өстәлгә китереп тә куя.

      Заһидулла бай, һәр шәкерт казаки киеп йөрергә тиеш, дигәч тә, мин, әлбәттә, туп-туры Шакир әбзәй янына киттем.

      Бу юлы мин барганда Шакир кием тектерергә килгән кешеләр белән сөйләшеп утыра иде. Мин кергәч тә, ул:

      – Менә үзе дә килеп чыкты әле! – диде.

      – Нәрсә бар, Шакир агай?

      – Менә бу агай-энеләргә әлеге син укыган китап турында сөйләп утыра идем. Мин әйтәм, шуны язган Мәҗиттән сорыйсы иде дим, ул әнә, безнең шикелле, авырлык белән көн итүчеләр турында да шундый бер китап язсын иде дим.

      Менә шул рәвешчә, Мәҗит Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» дигән хикәясе Акъегет авылында кулдан-кулга, өйдән-өйгә йөреп китте. Аулак өйләрдә кич утырган буй кызлар да, җылы мунчаларда җыелып уйнаган буйдак егетләр дә шуны укыйлар, шул турыда сүз алып баралар. Авылга килгән кырыктартмачы, тубалчыларга да беренче сорау шул була:

      – «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек» дигән китап бармы?.. Яисә шундый башка бер хикәя?..

3(Камил Мотыйгый)

      Мин инде унҗиде яшьлек бер үсмер. Гәрчә беркадәр әйләнгечрәк булса да, Акъегет[7] авылына барганда Кече Кайбыч аркылы кайтам һәм Сөнгатулла муллада кич кунып яисә ашап-эчеп, кунак булып, хәл җыеп китә идем. Чөнки Сөнгатулла агай белән минем әтием арасында нинди сәбәпләр аркасындадыр шактый якын дуслык бар, алар бер-берсенә барышып-килешеп йөриләр иде. Искитмәле егет табигатьле, шактый хөр, ачык фикерле һәм бик күп төрле гыйбрәтле мәзәкләр сөйләргә оста, һәвәс булган бу кеше белән сөйләшеп утыру миңа ләззәтле тәэсир итә торган иде.

      Ул, сүз ара сүз чыккан саен, шушы авылдан китеп, Уральскида мулла булган һәм әтисе белән бертуган Мотыйгулла турында сөйләргә ярата. Ул шактый аңлы, шактый зур белем иясе, бигрәк тә гарәп, фарсы әдәбиятларын нык тикшергән. Көнчыгыш шигырьләренең төзелеш законнарын, кагыйдәләрен нык белә торган бер кеше икән.

      Аннары сүз Мотыйгулла мулланың улы Камилгә күчә.

      – Искиткеч кабилиятле, дәртле егет, шактый зур эшчән кеше чыгар аңардан, – ди Сөнгатулла мулла.

Скачать книгу


<p>7</p>

Татарстанның хәзерге Яшел Үзән районына керә.