Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 8
Мин соңыннан аңлый башладым: мондый нәрсәләр белән кем кызыксына дип сыный икән ул.
Кайчагында үзебезгә якынрак кешеләр аңардан:
– Мулла абзый, син шундый нәрсәләр язгансың икән… Укып карарга мөмкин булырмы икән? – диләр.
Ул, күңелле кыяфәттә елмаеп, миңа карый:
– Андый нәрсәләр Зарифта инде ул, андыйларны ул җыя! – ди.
Шулай авылым белән Буа мәдрәсәсе арасында нишләргә дә белми аптырап йөргән чагымда, мин үзем шикелле шәкертләрдән әлеге җәмәгать сәкесендә яшәүче Рәүф дигән берәү белән дуслашып алдым. Ул Буа шәһәренә якын гына булган Бәке Йомарасы дигән авылның мулласы Самад ахунның улы иде. Соңыннан Рәүф Казанда чыга торган газеталарга «Ахундзадә Габдерәүф Шәһидуллин», «Агыш» имзалары белән хәбәрләр язып торды. Аннары хәзерге Үзбәкстандагы Нәманган шәһәренә барып, матбага ширкәте оештырды һәм үзбәкләр тормышыннан берничә сәхнә әсәре дә язып бастырды. Гражданнар сугышында Колчак гаскәре белән Себергә китә, анда корпус мулласы була. Колчак җиңелгәч, Ташкентка килеп чыккан иде. Анда да совет властен үзләштерә алмыйча каядыр китеп югалды. Үз вакытында «Урман әүлиясы», «Ачлык кушты» кебек әсәрләр язган Ярулла Вәли дә шушы авылдан. Мин Оренбургта эшләгән чагында «Вакыт» газетасында хисапчы булып эшли иде. Соңрак Закир Рәмиевнең тол калган кызына өйләнгәч, ул нәшер итә торган бөтен матбугат эшен үз кулына алды. Утызынчы еллар уртасында Уфада Диния нәзарәтендә хисапчы булып эшли иде. Соңгы язмышын белмим.
Самад ахун ничектер төрле төбәкләрдә яңа мәктәпләр ачкан Әхмәт бай Хөсәенов белән танышып, аның ышанычын казана. Бераздан Әхмәт бай аның авылына да зур гына бер мәктәп салдыра. Аңа укытучылар һәм күп кенә китаплар җибәреп тора. Рәүф, авылына кайткан саен, әдәбият китапларын алып килә. Без аның белән икәүләп, буш вакыт булды исә, әлеге җәмәгать сәкесендә мич арасына кереп утырабыз да шуларны укыйбыз.
Әдәбият китапларыннан Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» сы белән Фатих Халидинең испан гарәпләре тормышыннан алынып язылган сәхнә әсәрләре безгә чиксез зур тәэсир ясады. Бигрәк тә Әбүгалисина шикелле булу турында байтаккача хыялланып йөрдек.
Шундый китапларны укыганнан соң, үзара сөйләшәбез:
– Әйдә без дә шундый бер әкият китабы языйк!
– Нәрсә турында язарга соң?!
Киңәшәбез, темалар эзлибез.
Рәүф әйтә:
– Мәзин Сәлахының кибәк башы белән дамелланың дәрескә әфиүн салып килүе турында язсак ничек булыр икән? – ди.
Анысына мин дә риза булам, язып та карыйбыз, әмма бер дә күңелгә ошарлык булып чыкмый шул! Шулай булса да, мин маташа торгач, «Карун белән Һарун» дигән хикәя сымак бер нәрсә яздым. Моңа пишкадәм һәм ханнар «сафсата белән шөгыльләнәсез!» дип кенә караса да, ул җәмәгать сәкесендә шактый популярлашып китте, аны кулдан-кулга йөртеп укый башладылар, мине тагын да шундый нәрсәләр язарга котырттылар. Пишкадәмнәрдән бары тик бер кеше – Гарифҗан Вәлиди мактап җибәргәч, минем күңел тагын да күтәрелде. Әлеге Рәүф