Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 6
Ләкин шул ук вакытта бу кимсетелү, кыерсытылулар һәм эт урынына йомышка чабулар, азлап-азлап кына булса да синең яшь йөрәгеңә шушы тормыштан тую, кемгәдер нәрсә өчендер нәфрәт тойгыларын кузгата, кемнәндер, нәрсә өчендер үч алу кирәклеген сизү орлыкларын салалар.
Шуның өстенә безнең гаилә тормышы да искиткеч күңелсез, эчпошыргыч бер хәлдә иде. Кайткан чагында туктаусыз дәвам иткән җәнҗал, талаш, кычкырыштан башканы күрмисең.
Әтинең ике хатыны, ике хатынга ике оя баласы бар. Ул оялар да, юри шулай эшләнгән шикелле, бер-берсенә капма-каршы: зур әнкәйнең балалары һәммәсе дә кызлар. Ә минем әнинең зур балалары һәммәсе дә малайлар. Йорт эчендәге бөтен талаш-кычкырышның да төп сәбәбе әнә шунда.
Карт әни яки зур әнкәй минем әнинең ир балаларыннан көнләшә, аларның әтидән соң михрап иясе булып калуларын теләми. Шуның өчен дә аларны ничек кенә булса да читләтү, рәтсез бер хәлгә кую хәйләсен, юлын эзли. Аларны үзара һәм алар белән ата арасын бозыштырырга тырыша.
Минем әнием исә үзен әнә шул михрап иясе булачак ир балаларның анасы санап кукраерга тели, һәрбер эштә үз балаларын өстен куярга маташа.
Әти – чиксез коры табигатьле, үзсүзле, үз-үзенә исе китүчән, йортта ирке чикләнмәгән хуҗа булганлыгын нык күрсәтүчән бер кеше. Аныңча, йортта бер генә кеше дә аның бер генә теләгенә дә, бер генә сүзенә дә каршы килергә тиеш түгел!.. Аңа ошамаган кечкенә генә сүз дә аны тәмам җенләндерә, серкәсе су күтәрми.
Әнә шуны бик яхшы аңлаган зур әнкәй искитмәле осталык, хәйлә һәм астыртынлык белән хәрәкәт итә, ялагайлана белүе аркасында, үз гаебен дә сылап-сыйпап, яшереп калдыра ала.
Минем әнием, саф-пакь йөрәкле, артык дәрәҗәдә садә күңелле булуы аркасында, андый сылау-сыйпау, хәйлә, ялагайлану дигән нәрсәне белми. Үзе дөрес дип тапкан фикерен, сүзен ачыктан-ачык шап иттереп әйтә дә сала. Менә шуның өчен дә талаш вакытларында тукмак күбрәк аңа төшә. Әнигә төшкән бу тукмаклар аны нык яраткан, хөрмәт иткән миңа шулкадәр каты тәэсир итә, шул чагында мин, әгәр кулымнан килсә, бөтен дөньясына ут төртеп, әкиятләрдә сөйләнә торган Каф тавы артына китәрдәй була идем.
Менә шундый күңелсез, эчпошыргыч, ачу-нәфрәт тудыручы тормыш өстенә минем эшкә җигелүем дә, мәдрәсәдә булган газаплардан артык булмаса, бер дә ким түгел.
Минем агам – әнинең зур улы Габдрахман – тиз генә пишкадәмлеккә аяк басып, авыл мулласы, әни әйтмешли, «алтын багана» лык урынын аласы булганлыктан, ул ел буена диярлек мәдрәсәдә кала, авылга кайтмый. Кыр эшләре кызган чакларда гына кайтып, берәр ай эшләштереп китә. Әнинең миннән соңгы балалары һәммәсе дә ваклар. Зур әнкәйнең кызлары буй җиткән булса да, җитмәсә, тагын мулла кызлары, затлы сөякләр. Алар күбесенчә өй эчендә киндер, сөлге, җәймә сугып, күлмәк тегеп, түбәтәй сырып, барасы кияүгә придан әзерләргә тиешләр. Шулай булгач, аларны вак-төяк эшләргә, йомышка