Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 5

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Әмма күпләр үзләре теләгәнчә туйганчы ашый алмый, чөнки андый икмәкләр аз килә, шунлыктан ярым ач хәлдә яшәүчеләр байтак була торган иде.

      Безнең әти кирәк-яраклар, чәй-шикәр алу өчен акча җибәрүдә дә алай бик үк саран түгел. Ай саен бер сум килеп кенә тора. Шуңа күрә дә безнең шикәрсез чәй эчкән чаклар бик сирәк була иде. Шулай да иске ак чәйнек капкачының төймәсен һәрвакыт өстәл тартмасында саклыйбыз; шикәр булмаган чакларда, читтән караган шәкертләр шикәрсез чәй эчәләр икән дип әйтмәсен өчен, әлеге чәйнек капкачының төймәсен тешкә кагып алабыз.

      Атнага бер тапкыр шулпалы аш пешереп ашаган шәкерт бай шәкертләрдән санала. Ул яктан без дә артта бармый идек. Хәтта атнасына икешәр тапкыр пешергән чаклар да булды.

      Аш пешерүне шулай оештырасың: өч кеше өчәр тиеннән акча салыша да, шуның биш тиененә ит, өч тиененә он, бер тиененә борыч, суган, тоз, бәрәңге ала. Мәдрәсәгә каршы гына әнә шуларны бер ашлык итеп әзерләп, кәгазь капчыкка салып куйган аерым бер кибет тә бар иде. Шунда барып, әлеге тугыз тиенне кибет хуҗасы алдына куясың да:

      – Бер ашлык, – дисең.

      Ул кәгазь капчыкны алып кына бирә.

      Чәйне дә күмер белән кайнатып, ашны да күмер ягып пешергәнлектән, мәдрәсәдә күмер иң кыйммәтле нәрсәдән санала иде. Һәр бүлмәдә торган шәкертләр, атна саен (җомга – базар көне) үзара салышып, алты йә сигез тиенлек күмер алып куялар. Мәдрәсәнең идәне ике катлы булганлыктан, ул күмерләр ике идән арасына яшерелә. Ләкин күп кенә шәкертләрнең алган күмере атна буена җитми. Шунлыктан атнаның соңгы көннәрендә бер-береңнең күмерен чәлдерү ул артык гаепле бер эштән саналмый, тик аны осталык белән, сиздерми генә эшли белергә кирәк!

      Менә бу эштә мин уңмаганрак, шунлыктан күп вакыт агаларымнан шелтә ала идем. Күмер чәлдерү эше дә, билгеле, башка йомышлар кебек үк, безнең шикелле сикытларга йөкләтелә. Шунлыктан мин, шәкертләр ятып йоклагач, ике идән астына төшәм дә, күкрәгем белән шуышып, башкаларның күмерләрен капшап йөрим. Менә шулай йөргәндә, маңгайны кабарткан чаклар да аз булмый. Ләкин андый минем кебек үк «караклар» белән сөзешеп маңгай кабарту тик шома эшли алмау ягыннан гаеп һәм көлке генә санала иде.

      Шәкертләр синең кабарынган маңгаеңа карый да:

      – Сак йөриләр аны, пешкән шалкан! – дип көләләр.

      Берәү дә сине карак дип мыскылламый да, оялтмый да.

      Менә шуның өчен дә бер Буа шәһәрендә генә түгел, шундый мәдрәсәләр тоткан Казан шикелле башка шәһәрләрдә дә чухурлар (мещаннар) шәкертләрне «күмер карагы» дип кенә йөртә, кайчакларны «әш-шифырты вәл-күмер» дип тә җибәрә торганнар иде. Монысы инде «шәкерт белән күмер бер-берсенә тиң, бәяләре, кадерләре бер» дигән мәгънәдә әйтелә.

      Безнең ише шәкертләр әнә шундый бурычларын үтәгәннән калган вакытларын күбрәк җәмәгать сәкесендә үткәрә.

      Нәрсә соң ул җәмәгать сәкесе?

      Мәдрәсәнең тышкы ишегеннән кергәч тә, иң элек идәне түбәнрәк булган иркен генә бер

Скачать книгу