Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 7

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири

Скачать книгу

Ләкин ул авылның башка кешеләреннән аерыла: бары тик аның гына яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы бар иде. Дүрт йөз йортлы авылда бүтән берәү дә бу эш белән маташмый. Җәй көннәре Таҗи бабай иртәдән кичкә кадәр шул бакчасында эшли, алма, чия, кура җиләге мул булып өлгерә, яшелчә түтәлләрендә кишер, кыяр, шалкан өлгерә. Бабай үзенең төпчек улы – озын буйлы, таза бәдәнле Садри әбзәй белән яши. Аны авылда Садри солдат дип кенә йөртәләр иде. Мин һәр көнне аның Хәйретдин исемле улы янына уйнарга барам. Яшелчә өлгергән чак булса, бабай безне кыяр, шалкан ише нәрсәләр белән сыйлый, алма, чияләрдән дә коры калдырмый иде.

      Уртача хәлле булса да, Таҗи бабай бик горур, үзен дөнья кендеге санамаса да, авылның «алтын тамыр» ы саный. Уен түгел, аның турыдан-туры ерак бабасы авылга нигез салган бит! Шәҗәрә болай: Таҗетдин – Бәшир – Сираҗетдин – Җомагыл – Чурагол – Аккөбәк – Чүти. Безнең авыл шул Чүти исемен йөртә дә инде. Мин инде үзем бу «алтын тамыр» га болай барып тоташам: Зарифулла – Шәрәфетдин – Таҗетдин.

      Мин әтинең анасы Кабас әбине белмим. Ул мин бишектә чакта ук үлгән. Зур әнкәйнең сөйләвенә караганда, аның исеме Хәбибҗамал булса да, безнең яктагы гадәт белән аны Кабас әби дип кенә йөрткәннәр.

      Әти мулла булганнан соң, Коръәнне тулаем ятлау эшенә керешә. Коръәнне яттан-күңелдән белгән кешене «хафизы Каләмулла» дип атыйлар. Баласын «хафизы Каләмулла» итәргә теләгән кеше, гадәттә, аны җиде-сигез яшеннән шул эшкә багышлый. Кимендә моңа ун елдан артык вакыт китә. Ятлау белән генә шөгыльләнгәнгә, күп хафизлар бүтән мәсьәләдә шыр надан була иде. Безнең әти Коръәнне дүрт елда ятлап ала. Зур әнкәй:

      – Аның Коръән ятлаган чакларда ничек интеккәнен мин генә беләм, – дия торган иде. – Кан төкереп ятлады ул аны.

      – Саулыгыңны бетереп азапланма, – дип, әти-әнисе дә әйтеп карый.

      Тик әтинең яраткан сүзе бар иде:

      – Башлаган эшне ярты юлда калдыру – иң булдыксыз кешенең эше ул!

      Коръәнне яттан өйрәнгәннән соң, әти үзлегеннән урысча укырга керешә. Авылда бер генә дә урысча укый-яза белгән кеше юк. Берәр адрес-фәлән яздырырга кирәк икән, һәркем күрше урыс авылларына йөгерә.

      – Мин урысчаны бер тиенлек бакыр акчадан башладым, – ди әти. – Бер тиенлек бакыр акча өстенә «один копик» дип язылган. Шулай булгач, урыслар «бер тиен» дигән сүзне «один копик» диләр икән. Димәк, бу сүзнең башында «к» хәрефе була инде. Димәк, урысларда «к» хәрефе әнә шулай языла!

      Шулай башлап китә дә, өйрәнә торгач, өч-дүрт ел эчендә урыс теленең бөтен грамматикасын үтә, мөкәммәл сөйләшергә өйрәнә, хатасыз яза алырлык хәлгә килә.

      Аның урысча мавыгып укый торган нәрсәләре хокук һәм авыл хуҗалыгы турында китаплар була иде. Шуңа да аны бер яктан «хафизы Каләмулла» дип атасалар, икенче яктан «закончы мулла» дип йөртәләр.

      Бервакытны ул шушындый сүзләрне ычкындырып куйды:

      – Диндә кырык фарыз булса, безнең илдә аның кырык беренчесе – урыс телен өйрәнү.

      Аның

Скачать книгу