Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 10
– Алай, шәт, син дә шунда килеп укыр идең?
– Бик килер идем дә, сез рөхсәт итсәгез…
Мин әтинең мондый сүзләрне, әгәр кәефенә туры килә калса, хуплаганлыгын бик яхшы беләм. Шуңа күрә мин «сез рөхсәт итсәгез» дигән сүзләрне өстәп куям. Шуңадыр инде ул, ризалык күрсәтеп:
– Мин үзем дә шулай уйлыйм шул, – ди.
Дөрестән дә, ул үз сүзендә торды: көз җиткәч тә Акъегеткә укырга китерде.
Мин бу мәктәптә дә дүрт ел укыдым. Әмма һич шикләнми шуны әйтә алам: бу мәктәп минем аңымны, дөньяга, тормышка булган карашымны киңәйтте, мине, начармы-яхшымы, әдәбият мәйданына кертеп, матбугат хезмәтчесе ясады!
Гариф хәлфә мин барганның икенче елында мәктәптә тәрәккый мәҗлесе[4] дигән бер нәрсә оештырып җибәрде. Менә шул мәҗлес, утырышлар аша мин беренче мәртәбә Мәҗит Гафури иҗатына килеп чыктым.
Һәрбер кече атна көндә кич белән үткәрелә торган бу тәрәккый мәҗлесенә, шушы мәктәпнең олырак шәкертләреннән тыш, шактый зур булган Акъегет авылының аңлырак картлары, яшьләре белән тирә-як авыллардан да күп кенә кешеләр килә торган иде.
Мәҗлес дүрт бүлектән тора. Беренчесе: иң элек зуррак шәкертләр берәр мәсьәлә турында үзләренең электән хәзерләп килгән фикерләрен сөйлиләр. Бу нотык (речь) дип атала иде. Шуның өчен дә аны сөйләүче мөмкин чаклы тыңлаучыларны кызыксындырырлык, аларның тойгыларын уятырлык итеп сөйләргә тырыша. Нотыкларның төп эчтәлекләре – татар милләтенең артта калуы, аның сәбәпләре, шуңа каршы көрәш, уку эшләрен яхшырту, мәктәпләргә фән кертү, гүзәл әхлак, тырышлык, эшчәнлек, пакьлек, тазалык һәм башка шундыйлар.
Мин, чынлап торып әйткәндә, милләтнең нәрсә икәнлеген бөтенләе белән дини караш нигезендә генә яклый идем. Бала беренче тапкыр укырга башлагач та, хәлфә аның кулына кечкенә генә «Иман шарты» дигән бер китапны тоттыра. Анда шулай язылган: «Сән кем колый сән?» – дип сорасалар, «Алла колый мән!» – дигәй сән! «Канкый милләтдин?» – дип сорсалар, «Ибраһим галәйһиссәлам милләтидән!» – дигәй сән!»
Ибраһим кем соң, үзе нинди милләттән?
Синең бу турыда сорарга да, аңа җавап эзләргә дә, тикшерергә дә хакың юк!.. Коръәндә «Сезнең ата-бабаларыгыз Ибраһим милләтеннән» – дип язылган икән, син татар да, ислам динендә булганлыктан, үзеңне Ибраһим милләтеннән сана, шулай дип ышан! Ә Ибраһим яһүди ич, син дә шул милләттән буласың түгелме соң? Гариф хәлфә мәҗлес саен аңлатма бирә:
– Ибраһим яһүди бит ул, ә без яһүди түгел, без татар, – ди.
Шулай итеп, минем «Иман шарты» ннан алган «милли тойгым» төтен булып оча да китә.
Икенчесе – газеталар, әдәбият китапларын кычкырып уку. Безнең мәктәпкә Кырымдагы Бакчасарай шәһәрендә Исмәгыйль Гаспринский чыгарган «Тәрҗеман» газетасы белән Тифлис шәһәрендә Мөхәммәт Шаһтахтинский тарафыннан чыгарыла торган «Шәркый урыс» газетасы килә торган иде. Әлеге мәҗлестә берәү шуларны кычкырып укый да, аннары аларда куелган мәсьәләләр турында фикер алышулар китә. Мәсәлән, «Шәркый урыс» газетасы һәрбер номер саен диярлек «Безгә
4
Тәрәккый мәҗлесе – «милләтне алга җибәрүтурында утырыш» мәгънәсендә.