Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 13

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири

Скачать книгу

соң, – диде ул, – татар телендә дә газета-журналлар чыгачак, бер-бер артлы матур әдәбият китаплары туып торачак. Бөтен мәдрәсәләребездә яңа тәртип белән укытылачак. Татар мөгаллимнәренә дә, хәтта муллаларга да хөкүмәт тарафыннан вазифа тәгаен ителәчәк (жалование биреләчәк).

      Шунда ук ул гарәп, фарсы, төрек телләрендәге шигырьләрне зур дәрт белән укып-көйләп җибәрде дә:

      – Озакламый бездә дә шундый шигырьләр була башлар! – диде.

      – Ә бездә шигырьләрне язарлык кешеләр бармы соң?

      – Нигә булмасын, бар, әлбәттә, гаҗәп талантлы яшьләр бар. Алар тик хөррият булмаганлыктан, үз телебездә матбугат юклыктан гына дөньяга чыга алмый ята. – Шуннан соң ул үз әтисенең мәдрәсәсендә укып ятучы Габдулла исемле бер шәкертне дә телгә алып үтте: – Гаҗәп дәрәҗәдә сәләтле егет. Әти әйтә: «Моңардан зур бер шагыйрь чыгар!» – ди. Шуның өчен дә әти аны гел үз тирәсендә тота, гарәп-фарсы шигырьләре, аларны төзү кагыйдәләре белән таныштыра. Ул егет урыс әдәбияты белән дә таныш. Аның өстәл өсләре дә төрле телдәге әдәбият китаплары белән тулган. Шуның өчен әти аны «замана Җаһизы» дип йөртә. Җаһизны беләсеңдер, элекке гарәп галиме. Аны «китап гашыйгы» дип тә йөрткәннәр. Әти миңа әйтә: «Син бу егетне кулдан ычкындырма, киләчәктә күркәм тарихка ия буласы егет бу!» – ди. Тик егет бик үзсүзле… – Шуннан соң ул әлеге Габдулла турында шуны да әйтеп үтте: – Бала чагыннан ук ятимлектә, какты-сукты астында үскән, хәзерендә дә матди хәле әйбәт түгел. Әти аңа ул яктан да хәлдән килгәнчә ярдәм итә. – Аннары Камил кыркылдап бер көлде дә: – Безнең әтинең кызык бер табигате бар аның, – диде. – Матбугат вә әдәбият белән кызыксынучы яисә шул юлда өметле бер кеше булдымы, ул аны үз тирәсенә тарта. Габделвәли исемле бер төрек егете солтан Габделхәмиткә каршы чыгуда гаепләнеп, кулга алынып, җәзалану куркынычы астында калгач, Урысиягә качып чыга. Әти, кайдандыр табып алып, аны үз мәдрәсәсенә урнаштырган. Әлеге Габдулла янында, аның белән бер бүлмәдә торсын дигән! Габдуллага әйткән: «Бу кеше әдәбият белән шактый таныш булганы шикелле, кабилият ягыннан да буш булмаска охшый. Син аннан файдаланырга тырыш!» – дигән.

      Мин, Сөнгәтулла мулланың сүзләрен искә алып:

      – Ничек соң, Камил агай, син үзең аны-моны ябалап, әдип булу юлына керешмисеңме? – дип сорадым.

      – Маташмыйммы соң, – диде ул. – Каләм тотып төннәр буе утырган вакытларым булды. Кайчакларны берәр мәүзугъ[8] өстендә уйланып йөрим, хыялланып ятам, әллә нинди матур фикерләр, гөлле-чәчәкле сүзләр искә төшә. Ләкин, каләм тотып язарга башладыммы, шуларның һәммәсе дә кинәттән таралып китә. Барып чыкмый бит…

      Шулай сөйләшеп утыра торгач, Камил бервакытны дәртләнеп китеп, бөтен өй эчен яңгыратып, көр тавыш белән җырлап та җибәрде. Өй хуҗасы, пошынган рәвештә әле бер тәрәзә, әле икенче тәрәзә алдына барып, урам якка каранып йөри башлады һәм тәрәзәләрнең пәрдәләрен төшереп куйды. Күрәсең, Камилнең көчле тавышы аны өркетте булса кирәк. Тик ул моны кадерле кунакка ачык әйтергә кыймый иде, ахры. Камил аның пошынуын сизеп алды бугай:

      – Нәрсә

Скачать книгу


<p>8</p>

Мәүзугъ – тема.