Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 4

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири

Скачать книгу

су юлы да, тимер юл да бармый, хәтта якын-тирәсендә таш юллар да юк. Шунлыктан аңа бара торган юлларда гына түгел, аның урамнарында да көз, яз көннәрендә арба ерып чыга алмаслык балчык була.

      Менә шул шәһәрчектә озак еллардан бирле дин башлыклары әзерли торган зур гына бер мәдрәсә яшәп килә. Анда укыр өчен Казан, Сембер, Саратов губерналарыннан, хәтта Әстерхан якларыннан да күп кенә шәкертләр җыела иде.

      Без дә абыем белән шунда укып ятабыз. Кечкенә генә бер бүлмәдә дүртәү торабыз: абыем Габдрахман, Багыш авылыннан Гыймран хәзрәт улы – әниемнең туган энесе Сәлахетдин, Төке авылыннан Әхмәтҗан һәм мин фәкыйрегез.

      Минем бу мәдрәсәдәге беренче төп бурычым шуннан гыйбарәт иде: кышкы чатнама суыкларда һәр көнне иртән иртүк торам да, агач башмакны өстерәп, ишегалдына су нәүбәтенә чыгам. Анда иң кимендә бер сәгатьләп көтеп торырга туры килә, чөнки безнең шикеллеләрне иң азаккы чиратка куялар. (Мәдрәсәнең үзендә дә, аңа якын-тирәдә дә кое булмаганлыктан, суны читтән китертәләр иде.)

      Су нәүбәтеннән кергәч, олы агайларга юыну өчен аларның комганнарына су салам да, чыра әзерләп, самавыр куярга чыгып китәм. Мәдрәсәдә җылы ашханә, кухня кебек нәрсә булмаганлыктан, чәйне дә тышта кайната, ашны да тышта аш самавырына күмер ягып пешерә торган идек.

      Агайларны чәй эчереп, бүлмәне җыештырганнан соң, башка зур шәкертләрнең һәм хәлфәләрнең йомышларына – базарга, кибетләргә йөгерәм. Андый йомышлар шактый күп була. Син тыңларга, сүзсез баш иеп чабарга тиеш.

      Синең шушы бурычларны үтәвең уку эшенә зарар итмәгән шикелле, уку эше дә шул бурычларны үтәүгә комачаулык ясамый. Чөнки кәгазьгә язылмаган, ләкин гадәткә нык кереп киткән «программа» да болай куелган: һәрбер шәкерт иң кечкенәсеннән башлап иң зурысына чаклы ел буена тик бер китап укый. Шуны укып чыккан шәкерт «уку программа» сын үтәгән була. Шуның өчен укучыдан «син ничәнче сыйныфта укыйсың?» дип сорау урынына «нинди китап укыйсың?» дип кенә сорыйлар. Сыйныф бүлмәсе дигән нәрсә юк. Ә инде ул китапта теге дөньяда янып торган җәһәннәм өстендәге кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен үтү өчен бу дөньяда нишләргә кирәклегенә чаклы язылган була.

      Уку вакытлары да сәгатьләп-нитеп билгеләнмәгән. Сине укытучы хәлфәнең кәефенә карап йөри. Хәлфәнең кәефенә туры килсә, ул көн саен бер тапкыр үзе теләгән вакытта чакырып алып сиңа сабак бирә. Кәефенә туры килмәсә, ике көнгә, өч көнгә бер чакыра. Шунлыктан уку эшләре алай күп вакыт алмый.

      Мондагы шәкертләр уку дәрәҗәсе ягыннан өч төрлегә бүленә.

      Беренчесе – мантыйк (логика) фәненең башлангыч китабы «Исагуҗи» га төшкәнгә кадәр укучылар – безнең шикелле сикытлар[1]. Бу дәрәҗәне алу өчен иң кимендә җиде-сигез ел укып, гарәп теленең грамматикасын үтәргә кирәк.

      Икенчесе – гарәп теле грамматикасын үтеп, «Исагуҗи» га төшеп, ханлык[2] дәрәҗәсенә күчү. Ул чагында инде андый шәкертне, укый торган китабының исеменә бәйләп «исагуҗихан», «шәмсияхан» дип йөртәләр. Бу дәрәҗәне үтү өчен алты елда алты китап укырга кирәк.

      Әнә шул алты елда алты китапны укып үткәч, шәкерт укуның иң соңгы китабы булган «Мулла Җәлал» дигән китапка төшә һәм «пишкадәм» дигән исемне ала. Бу исемне алган шәкерт, гәрчә аның белеме ике бозауга кибәк аерырга ярарлык булмаса

Скачать книгу


<p>1</p>

Сикыт (гар.) – житлекмәгән бала. Монда «акыл, белем ягыннан җитлекмәгән» мәгънәсендә – З. Б.

<p>2</p>

Хан – фарсы сүзе, «укучы» мәгънәсендә