Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 34
![Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев](/cover_pre1183348.jpg)
Бу – бер сәгатьләргә дәвам итте.
Аннан бер милиционер Мәйсүфә карчыкны Заһрига тапшырды да, атка утыртып, районга озатты.
…Мәйсүфә карчыктан кеше аркылы язган бер хат килде. Хатта ул Пановка колониясендә сыер караучы булып эшләгәнлеген, тамагы тук булуын язган иде. Тик бераздан аны каядыр озаттылар булса кирәк, хат-хәбәр тукталды.
Шуның белән Мәйсүфә карчыкның эзе югалды…
Чоры шундый, бабай, аңла…
Улибаева агач мәчет өстендә таш манара сыман булды. Кеп-кечкенә колхозга бу явызны ничек турылап җибәргәннәр диярсең. Ни ул Тимерхан белән кара-каршы утырып сөйләшми, ни ул киңәш кормый, ни сүзгә колак салмый. Төп эшне эшлисе урында гел җинаять эзли. Менә колхозда эшче көчләр җитми. Атлар җитми. Парга сөрү буенча Тимерхан чак-чак кына каты шелтә алмый калды. Ярый әле, җае чыкты. Әллә каян әллә кая узучы ике ташбаш солдат Кара Чыршы урамына гөрелдәп танк белән килеп туктадылар. Авылда исән-имин булган бөтен кеше бу могҗиза янына җыелды. Солдатлар бербөтен ипи чыгарып, шуны аракыга алыштырмакчы булдылар. Шулвакыт алар янына Тимерхан килеп чыкты. Алар өчәүләп басу капкасы янындагы каен төбенә утырып тәмәке көйрәттеләр дә бераздан кул сугыштылар…
Авылдагы бердәнбер тракторның подшипникларын эреткәннәр иде. Башнясын артка таба борган танк трактор сабаны белән йөз илле гектар җирнең астын өскә китерде. Районга шул көнне мәгълүмат китте, Тимерхан да Ташлытауда бюродан чыккач, парикмахерга кереп, кәефләнеп кайтты…
Ул арада чәчү башланды. Чәчү машинасына атлар юк иде. Булган атларның барысы да задание тапшыралар. Нишләргә? Кул белән чәчәргә ярамый. Хәер, кул белән чәчәрлек ирләре дә юк бит әле аның… Ә чәчәргә кирәк. Чәчәргә бик кирәк. Киләсе җәй, әгәр сугыш дәвам итсә, иң авыры булыр… Сугыш бетсә дә, алдагы җәй бик авыр булыр. Кешеләрнең бураларында