Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев страница 32

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

аны секретарьлык эшеннән азат иттеләр. Күп тә үтми, ул, тишекле бер тиен кебек, Кара Чыршыга лекция белән килде. Ике көн рәттән кичен лекция укыды. Беренче көнне «Башка планеталарда тереклек бармы?» дигән темага лекция укыды. Көндез уракчылар янына барып, «Төшкә ышанырга ярыймы?» дигән темага нәрсәдер сөйләп кайтты.

      Китәсе көнне командировочный кәгазенә кул куйдырырга Тимерхан янына керде. Берни дә хәтерләмәгәндәй, зур авызын ерып елмайды, киң каеш белән буып куйган гимнастёркасын артка таба җыя-җыя күреште.

      – Менә мин монда да килеп чыктым әле, – диде.

      Тимерхан дәүләткә ашлык тапшыруның барышын өйрәнеп, төтенгә чумып утыра иде, аңа күтәрелеп карады, кашларын җыерды.

      – Әйе, иптәш Хәйруллин, – диде ул, – сез нәкъ ачлык афәте кебек: бөтен җирдә дә бар…

      Әйе, башка планеталарда тереклек мәсьәләсенә кадәр Кара Чыршыдагы тереклекне сакларга кирәк иде. Кичә ферма көтүчеләре шешенгәннәр. Бүген аларга аванс он бирмичә ярамый. Хәкимулла авыр хәлдә ята. Аңа каяндыр бодай оны юнәтергә кирәк. Бал суырткач, бер кило бал җибәртмичә булмас. Әйе, үз планетаңны рәтләргә кирәк. Ипи мәсьәләсе – уен түгел…

      …Шәйхи карт бүген ач. Беркөн алган авансның соңгы бөртек оны кичә кичке ашка тугланды. Бүген иртән карт келәт буеннан кычыткан җыеп алып керде. Карчыгы аны кайнар суда пешекләде, аннан соң аны чапкыга салып балта белән турадылар. Сугышка кадәр бу чапкыда сарык ите турала иде… Әй язмыш, тагын ниләр күрсәтәсең бар икән? Бүген бөтен колхоз клевер җыя, яңгырга киткәнче эш итәргә кирәк, югыйсә Тимерхан оланга бик авырга киләчәк. Юк, Шәйхи карт мондый вакытта өйдә утыра алмас! Каравыл торып көч чыкмый, ни битең белән шундый көндә ял итәргә кирәк?

      Ул, арык җилкәсенә сәнәген салып, ындыр артыннан гына ат абзарларына таба атлады. Бригадирның кереп аерым рәвештә үзенә эшкә әйтмәвенә бераз гына гарьләнде. Йә, ярый, тегендә баргач күрсәтер әле ул куәтне, бригадир үзе дә үкенер әйтмәгәненә, нибуч… Менә тик ипи ашасаң иде. Тик бер генә телем арыш ипие булса иде хәзер.

      Басу юлыннан клевер төягән бер ат килә. Йөк өстендә Заһриның олы улы Әхмәтзариф. Ул аякларын салындырып утырган да берни хәсрәтсез кыяфәт белән җырлап кайта. Тукта, бу нәрсә әле? Ничек? Көн уртасында шундый таза егет колхоз аты белән үз хуҗалыгына клевер ташыймы? Бүгенге көнне моннан да оятсыз эш булырмы? Нәрсә, болар әллә өй эчләре белән безне мыскыл итмәкчеләрме?!

      Шәйхи карт ат башына ничек ябышканын үзе дә сизми калды. Ул сәнәген ташлады. Аның күзен кинәт кенә ниндидер элпә каплады. Шул элпә аркылы ул үзенең каршында ниндидер дошман, ерткыч дошманны күрде. Бу дошман – саргылт мыек типкән, сары кашлы, шома битле Әхмәтзариф. Моны бетерергә кирәк, һич югында, рәхәтләнеп бер дөмбәсләргә кирәк, шунсыз күздәге пәрдә ачылмаячак…

      – Төш, имансыз! – Карт үз тавышын танымады. – Төш диләр сиңа, көзән баласы! – Ул Әхмәтзарифның чалбар балагына сөякле бармаклары белән чытырдатып ябышты да бөтен көче белән аны аска өстерәде. Менә йөк янында алар икәүдән-икәү

Скачать книгу