Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами страница 16

Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? - Рафкат Карами

Скачать книгу

Ә нишләргә иде соң? Кайсыдыр акыллы башның әйткәне хәтеренә төште: «Игелекле булырга тырышыгыз һәм сез яман эш кылырга сәләтсез икәнегезне күрерсез…» Әйтүе җиңел ул. Ә чын тормышта… Аһ бу уйлар… Нишләп гамьсез генә яши алмый икән ул?! Ятса – уй, торса – уй, дигән шикелле… Бар бит артык баш ватмыйча гына яшәүчеләр дә… Ә ул…

      Шуңа күрә егет тулай торакка яуда җиңүче сыйфатында башын горур тотып түгел, ә кәефе кырылып, төшенке күңел белән, эшләгән чатак эшеннән разый булмыйча, аннан шатлык-куаныч тапмыйча, канәгатьсез кыяфәттә кайтты. «Тора-бара бер амин» дигән шикелле, Габделнур уйлары белән һаман булып үткән вакыйга тирәсендә чуалды. Әйе, була мәгънәсез усаллык – яшь чакта кызлар өчен сугышу, башка сәбәп белән егетләр арасында низаг, исерекләр сугышуы һ.б. Ләкин була акланган усаллык – үч алу. Хәер, явызлыкның берсен дә акларга ярамыйдыр, мөгаен. Яхшылыкка яхшылык һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык ир кешенең эшедер, дигәнне дә ишеткәне бар иде әнисе авызыннан. Ә малае… Ул үзенең бу кылган гамәлен, күпме генә тырышса да, мине мәҗбүр иттеләр, дип үзен үзе юатса да, ахыр чиктә аклый алмады. Чөнки явызлыкның, син аны ничек кенә атасаң да, барыбер җисеме үзгәрми.

      Ул кешеләрнең гомумән бер-беренә карата булган мөгамәләсе, бигрәк тә мәрхәмәтсезлеге хакында уйланды: күрше белән күрше, хәтта туган белән туган тыныша алмый, көнләшә, хөсетләнә; кемдер икенче берәүне рәнҗетә, төп башына утыртырга чамалый; нәфесен тыя алмаучы кайберәүләр җәбер-золымнан да тайчанмый… Бу ярлыкны бөтен кешегә дә тагарга ярамый, билгеле, анысы дөрес, ләкин кеше бит аңлы зат, ул шулай яратылган, нидер эшләгәнче, алдын-артын уйларга тиештер. Ә нигә ул кайчакта хайваннардан, җәнлекләрдән, киек кошлардан миһербанлык үрнәге алмый? Алар үз ишләре белән сирәк бәрелешәләр, ә күпчелек очракта – бер-беренә ярдәмчел.

      Менә бер генә мисал.

      Габделнур, авылга кайтса, һавада торна тавышы ишетсә, күтәрелеп карамыйча түзә алмый: яз көне алар төньякка очалар, ә көзен – көньякка. Күпчелек очракта аларның очыш рәвеше зур өчпочмакны хәтерләтә. Һәм шунысы гаҗәп (хәер, алар өчен бу табигый хәлдер): төркем башындагылар алмашынып торалар: әле берсе төркемне ияртеп бара, әле икенчесе «авырлыкны үз җилкәсенә сала», чөнки, су кебек тыгыз булмаса да, һава ярып баруы, алдан юл сабуы җиңел эш түгел.

      Ә кайбер кешеләр үзенә җайлыны гына карый, үз мәнфәгатен генә кайгырта, сукмакның да такырын, җиңелен эзли, тир түгеп эшләргә дә теләми һәм шул юлда кайчак бер-берен дә аямый…

      Әнә шундый каршылыклы уй-кичерешләрдән соң, ул булып узган вакыйга хакында авыз чайкамаска, беркемгә дә белгертмәскә, иң якын дус-ишләре белән дә серен уртаклашмаска үз-үзенә сүз бирде. Хәер, ул үзе дә бу күңелсез вакыйга турында уйламаска, артык баш ватмаска тырышты, чөнки алда мөһим бурыч – практика узу тора иде.

      …Ниһаять, бүген ул мәктәптән җиңел сулап, кош тоткандай шатланып чыкты: кулына директор, завуч һәм тарих укытучылары имзалаган белешмә алуга иреште; алар практикантны

Скачать книгу