Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 22
Менә шушындый хәлләр шактый көчәеп, политик төс ала башлагач, мәдрәсә идарәсе хәрәкәт башында йөргән дүрт шәкертне куарга карар бирә. Сиксән ике шәкерт, шуңа протест йөзеннән 1905 ел азагында мәдрәсәне ташлап, «Марсельеза» һәм башка революцион җырлар җырлап, урамга чыгалар. Мәдрәсәгә алтмыш кешелек кораллы полиция чакыртыла. Берничә шәкертне кулга да алалар.
Шәкертләр арасында, үзләренең таләпләре кабул ителмәү аркасында, мәдрәсәне ташлап чыгучылар башка шәһәрләрдә дә булды. Мәсәлән, Оренбургтагы «Хөсәения» шәкертләре ике тапкыр ташлап чыктылар. Хәтта Оренбургта карагруһчылар органы булган «Дин вә мәгыйшәт» журналын чыгаручы Вәли мулла[12] мәдрәсәсендә дә шундый хәлләр булып үтте. Галимҗан Ибраһимов белән аның шәриге һәм дусты Шәһит Әхмәдиев тә әнә шул мәдрәсәне ташлап чыгучылардан иде.
Шулай ук М. Гафури, Н. Думави, М. Укмасый, Ф. Әмирхан, К. Тинчурин һәм Г. Камал кебек күренекле язучыларыбызның да тормыш юлы шәкертләр хәрәкәте белән бәйле икәнлеге мәгълүм.
Мәдрәсәи «Мөхәммәдия» не ташлап чыккан шәкертләр әнә шул чорларда гына барлыкка килгән «Казан мөхбире» газетасында озын бер декларация сыман нәрсә бастырдылар. Ни өчен мәдрәсәне ташлап чыгулары турында аңлату биргәннән соң, алар үзләренең төрле фәннәр һәм урыс теле укуга теләкләрен белдерәләр. Ләкин моңа ирешү өчен аларда материаль мөмкинлек бөтенләй диярлек юк иде.
Шул ук вакытта Шакир Мөхәммәдьяров дигән студент «Казан мөхбире» газетасына, халыкны ярдәмгә өндәп, бер мәкалә язып чыга. Куылган шәкертләргә ярдәм эшен оештыру өчен «Ислах комитеты» төзелә. Бу комитет Первая гора урамында бер агач өйне арендага алып, әлеге шәкертләрне шунда урнаштыралар. «Казан мөхбире» газетасы аркылы җыелган ярдәм акчага икмәк, он, ярмалар китерәләр. Шунда җыелыш үткәрелеп, мәдрәсәне ташлап чыккан шәкертләр өчен курс ачарга карар кабул ителә. Бу курсның программасында шактый урын урыс телен өйрәнүгә бирелә.
Ләкин бу эш барып чыкмады, чөнки башлап йөрүче берничә эшче һәм студентлар кулга алынды. Һәм мәдрәсәне ташлаган шәкертләргә бер тәүлек эчендә Казаннан чыгып китәргә боерылды.
1908 елның көзендә Фатих Әмирхан инициативасы белән Казан шәһәрендә «Әлислах» исемле газета чыгарыла башлады. Бу газетаның рәсми редакторы Вафа Бәхтияров саналса да, төбендә аның редакторлык эшен дә, секретарьлыгын да Фатих Әмирхан берүзе алып бара иде.
Ул чорларда, реакция хөкем сөргәнлектән, аз гына сулрак агымда барган газетаны да полиция органнары бик нык күзәтәләр, әгәр дә аның редакторы күзгә күренгәнрәк кеше булса, ул газетаны яптыралар иде. Менә шунлыктан андый газеталар полиция каршында шөбһәле булмаган, күзгә күренмәгән кешеләр редакторлыгында чыгарылдылар. В. Бәхтияров шундый редакторларның берсе иде. Татар эсерлары органы булган «Таң йолдызы» газетасының
12
Вәлимулла – мәдрәсәи «Хөсәения» не салдырган Әхмәт байның җияне, Гани байның улы. –