Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 23

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири

Скачать книгу

редакциясе ул бер газета редакциясе булып кына калмады. Тора-бара ул Казандагы бөтен алдынгы, аек фикерле татар яшьләренең җыелышып, төрле киңәшләр, фикер алышулар урыны булып китте. Анда яшерен киңәшләр үткәрелгән чакларда, әлеге игъдади шәкертләре, полиция килеп басмасын өчен, урамда күзәтчелек эшен алып баралар иде. Һәр көнне дәрестән бушагач та алар шунда китәләр, алдынгы яшьләрнең сүзләрен, фикерләрен, үзара сүз көрәштерүләрен тыңлыйлар, шулай итеп җан азыгы алып кайталар. Бигрәк тә Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукайлар иҗат эшенә омтылган яшьләргә шул юлда ярдәм күрсәтәләр иде.

      Көннәрнең берендә Хәбиб Исхакый белән «Әлислах» идарәсенә бардык. Без барган чагында, Фатих Әмирхан ниндидер бер кулъязма укып утыра иде. Башка чакларда Фатих абзый редакциягә килгән кешеләрне, бигрәк тә шәкертләрне, матур гына елмаеп һәм уен-көлкеле сүзләр белән каршы ала торган иде.

      Бервакытны мин «Әлислах» газетасына бер шигырь биргән идем. Шул уңай белән газетаның «Идарәдән җаваплар» бүлегендә шундый сүзләр языла: «Шигырегездә күбрәк милләтне кайгыртып җылыйсыз… Әдәби нәрсәләр язарга кирәк!»

      Шушы газета чыккан көнне редакциягә баргач, Фатих абзый, гадәттәгечә, елмаю белән каршы алды да:

      – Йә, Бәшири, нык ачуландыңмы, кәефең кырылдымы? – диде.

      – Нәрсә өчен?!

      – Әлеге сүзләр өчен.

      Мин ихлас күңел белән аның алдына барып бастым да:

      – Фатих абзый, – дидем, – мин кәефсезләнмәдем, киресенчә, безгә игътибар итеп, шундый файдалы киңәш ясавыгыз өчен шатландым!

      Фатих абзый миңа кулын сузды.

      – Бир бишне! – диде. – Әнә шуларны аңлый белсәң, син үсәрсең!

      Фатих Әмирхан Казанның алдынгырак яшьләре, бигрәк тә укучылар арасында булган хәлләрне, вакыйгаларны вак-төягенә чаклы белеп, күзәтеп бара иде. Ләкин ул, гадәттә, чиксез дәрәҗәдә ачы телле, турыдан-туры суктыра торган кискен табигатьле бер кеше булуына да карамастан, беркемнең дә начар, килешсез якларын битенә бәрми, бу эш ярамый дип, үгет-нәсыйхәт тә бирми иде. Ул әнә шундый югарыда әйтелгән сүзләр белән генә синең миеңә чиртә дә куя.

      Яшьләрдә яңалыкка, алга омтылу дәрте үсә. Аларда иске тормышның һәрбер күренешенә каршы нәфрәт, җирәнеп карау фикере туа. Ләкин тәҗрибәсезлек, белем азлык аркасында алар күп вакытта һәртөрле модаларга иярәләр. Мондый хәлләр бездә дә күп булды.

      – Социалист булырга тырышабыз!..

      Шулай булгач, кием-салым, тышкы күренеш ягыннан да үзгәреп, кызыл төймәле, өч билле казакилар, тупчылган, кыек якалы җиләннәр белән башны ялтыратып чәч алуларга каршы көрәшүдә дә башкаларга үрнәк булырга кирәк!

      Тукай да: «Татар башы чокыр-чакыр, себермәсәң дә такыр!» – дип көлә ич андый башлардан!

      Әнә Сәгыйть Рәмиев, Гыймат Нугайбиков шикелле социалистлар чәчләрен җилкәләренә хәтле төшереп, артка табан каерып ташлыйлар. Яисә аларның чәчләре үрә тора. Өсләрендәге күлмәкләре дә кара яисә көрән төстә булып, билләре каеш

Скачать книгу