Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 24

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири

Скачать книгу

укыганлыктан, исәнләшеп тормады. Ләкин, ничек кенә булмасын, без аңа хөрмәт йөзеннән, аның укуына комачаулык итмәс өчен, әкрен генә, аяк очлары белән генә басып, алга уздык та бер кырыйга барып утырдык.

      Без иң элек Фатих абзыйның укыган кәгазьләренә күз салдык. Кәгазьләр бик төрле: кайсы озынча, тар күләмдә, кайберләре шактый зур һәм киң, кайсылары кеп-кечкенә, алар арасында ап-ак, яңа кәгазьләр дә бар, ә кайберләре саргаеп беткән, иске, хәтта кибетчеләр әйбер төреп бирә торган сары, чүбекле кәгазьләр дә күренгәли иде. Фатих абзый укыган чагында уң кул бармаклары арасына кысып тоткан кызыл башлы карандашы белән бертуктаусыз шык-шык иттереп өстәлгә сугып тора. Кайчагында кәефләнгән, ризалык күрсәткән рәвештә елмаеп та куя. Укып бетергәч тә ул безгә карап елмайды да:

      – Нихәл, егетләр? – диде. Аннан соң сүзне алдындагы кулъязмаларга күчерде. – Әлегә чаклы безнең «Әлислах» газетасында, дөресен генә әйткәндә, хәтта татар матбугат вә әдәбиятында шәкертләрнең ислах хәрәкәтләреннән алып язылган бер генә дә әдәби нәрсә юк иде. Менә бу бурычны Галимҗан Ибраһимов дигән берәү үтәде! – Ул кулъязмаларны безгә табан сузды да: – Мәгез әле, берәрсен кычкырып укыгыз әле! – диде. – Мин тагын да бер кабат тыңлап торыйм! – Укырга башлар алдыннан Фатих абзый әйтеп куйды:

      – Каләме үткен күренә бу егетнең…

      Бу – Галимҗан Ибраһимовның беренче хикәясе – «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» иде.

      Укып чыктык.

      Фатих абзый шулчаклы бирелеп тыңлады, редакциягә килеп кергән кешеләргә дә ишарә кылып, тыныч кына утыруларын сорый иде.

      Укып чыккач, бездән:

      – Йә, ничек соң, ошадымы? – дип сорады.

      – Фатих абзыйга ошаган нәрсә безгә ошамаска?!

      – Алай түгел ул, егетләр… Барыннан да бигрәк аңа сез бәя бирергә тиешле, чөнки ислах өчен көрәш сезнең үз башыгыздан үткән!

      – Кем соң ул Галимҗан, нинди кеше?

      – Бу хикәяне язган Галимҗан да, – диде Фатих абзый, – Оренбургның иң иске бер мәдрәсәсендә – Вәли мулла мәдрәсәсендә укып, ислах хәрәкәтенә юлбашчылык иткәнлеге өчен аннан куылган шәкерт!

      Галимҗан Ибраһимовның исемен мин беренче тапкыр менә шунда ишеттем, аның беренче әсәрен дә әнә шунда күрдем, шунда укыдым. Аның бу әсәре миңа ничаклы көчле тәэсир ясады. Фатих абзыйның да аңа зур өмет баглавы миндә әллә ничек, Галимҗанга карата зур ихтирам тудырды.

      – Эх, күрәсе иде аның үзен дә!

      – Нинди төстә, нинди кыяфәттә икән ул?

      Ул минем күз алдымда башта менә шулай җанлана: гүяки ул да кара күлмәк өстеннән каеш ремень буган, социалист булырга маташадыр. Гүяки ул да шулай, Хәбиб Исхакый шикелле, шәкертләр җыелышында, кулындагы кәгазь төргәкләрен җиргә күтәреп бәрә-бәрә, кызган сүзләр сөйлидер!

      Аннан соң ул икенче бер кыяфәттә дә килеп баса: гүяки ул да, шул заманның шактый танылган язучыларыннан булган Галиәсгар Камаллар, Фатих Әмирханнар төсле, өстенә килешле костюм, башына кара кәләпүш яисә каракүл бүрек киеп, биек өстәл янында язып утыра. Костюм эченнән

Скачать книгу