Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 25

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири

Скачать книгу

чыгып киткәч тә, мин әлеге төргәкне актарып карадым: «Борынгы ислам мәдәнияте». Галимҗан Ибраһимов әсәре.

      Шул сүзләрне укыгач та, иң элек минем күз алдымда «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән хикәя язылган төрле кәгазьләр җанланды. Аның бу әсәре исә тигез бер үлчәүдә киселгән шома ак кәгазьләргә язылган иде. Миндә тирән гаҗәпләнү дә, белергә теләү дә уянды.

      Дөресен әйтергә кирәк: ул чакларда безнең күпләребез Урта Азия халыкларына, бигрәк тә үзбәкләргә кимсетеп карый һәм шул карашларга ышана торган идек. Имештер, алар культурада, белемдә шулчаклы артта калган, хәтта үзләренең артта калганлыкларын да белмәслек дәрәҗәдә наданнар!..

      Имештер, аларда матбугат, әдәбият дигән нәрсә дә юк кына түгел, хәтта алар арасында боларның нәрсә икәнлеген дә белгән кеше юк!

      Имештер, аларда тик шул гына бар: әтәч, бүдәнә сугыштыру, нәша тарту, әфьюн салу!..

      Менә мин бүген үзебез әнә шулай караган бер халыкның вәкилен күрәм. Ә бу кешенең өсте-башы, мөгамәләсе, үзен тота белүе – һәммәсе дә аның шактый тәрбияле, культуралы бер кеше булганлыгын күрсәтә. Шуның өстенә тагын ул Галимҗан шикелле әдәбият мәйданына килгән өметле берәүнең китабын да бастыра…

      Миндә шундый фикерләр туу өстенә әлеге кешенең Галимҗан белән ничек бәйләнеш тотуын белү теләге дә кузгалды. Эштән тукталгач та гостиницага киттем.

      Сәет-Насыйр әфәнде берүзе генә түгел, аның янында шундый ук сөйкемле, ыспай торышлы тагын бер кеше бар иде. Ул да шул ук Төркстан шәһәреннән бер үзбәк икән. Ләкин Сәет-Насыйр әфәнде мине аның белән таныштырса да, аның исем-фамилиясе минем хәтеремдә калмаган, бер колагымнан керде, икенчесеннән чыгып та китте, чөнки минем бөтен уем, дикъкатем башка мәсьәләләр белән мәшгуль иде. Сәет-Насыйр әфәнде сүзнең кайда тартканлыгын аз гына бер ишарәдән дә аңлап ала торган шактый зирәк бер кеше иде, ахрысы, иң элек шуларны әйтеп алды:

      – Безнең сартия халкында шактый уяну, алга, яңалыкка омтылу бара бит хәзерендә! – диде. – Ысулы җәдид мәктәпләре ачабыз, аларга татарлардан мөгаллимнәр китерәбез. Казан, Оренбург, Уфа шикелле шәһәрләрдәге мәдрәсәләргә укучылар җибәрәбез, татар матбугатын, татар әдәбиятын укыйбыз…

      Шуннан соң ул бераз гына уйланып, көлемсерәп торды да:

      – Тарих шулай икән ул! – диде. – Бервакытны татарлар Бохарага килеп гыйлем алган. Инде хәзер без алардан шуның бурычын түләтергә тырышабыз. Алардан белем алырга, алар аркылы Аурупа мәдәниятенә якынлашырга телибез!

      Сөйли торгач, ул үзләрендә татарларга карата үпкә барлыгын да әйтеп куйды:

      – Без татар кардәшләр белән мәдәни нигездә нык аралашырга телибез. Безгә хәтта кыз алып, кыз биреп тә яшәргә кирәк. Тик татар кардәшләр безгә түбән күз беләнрәк карый, тиңгә санамыйсыз…

      – Наданнар кайда да бар, – дигән булдым мин. – Мәдәниятебезнең борынгы тамырлары Төркстанда икәнлеген без беләбез.

      Аннары ул үзенең Галимҗан белән танышу мәсьәләсенә күчеп, аның да үзләрендә яңалыкка омтылу уңае белән килеп чыкканлыгын әйтте. Ул менә болай

Скачать книгу