Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 27

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири

Скачать книгу

диген, ә!.. Егет булып йөрүегезне әйтер идем!..

      Сәет-Насыйр әфәнде тагын шундый бер вакыйганы да сөйләгән иде.

      Казакълар арасында шактый зур абруйлы, нык тормышлы, шуның белән бергә «байгуралык» чире белән нык авырган бер манап[23] була. Аныңча, һәммә эштә дә, һәрбер җирдә дә ул өстен булсын, гел аңа шаккатып торсыннар! Көннәрнең берсендә әнә шул манап Галимҗанны кунакка чакырып, аның алдына үзендә булган бөтен сый-хөрмәтне куя. Аннан соң:

      – Байлык дигәнең әнә күз алдында, – ди. – Куй, кузы дигәнеңнең исәбе-саны юк, көн дә берсен суй да аша!.. Кымыз дисәң, унлаган бияне тот та бәйлә!.. Айгыр дигәнең тагын да шулай ук – теләгәнеңне тот та, мен дә атлан!.. – Әлеге манап, Галимҗанны шулар белән алдарга теләгәннән соң, аның алдына тагын да кызыклырак бер нәрсәне китереп куя: – Шулар өстенә хур кызыдай кызым бар! Син шуңа кияү бул да тик минем бер теләгемне генә үтә…

      – Теләгегез нинди?

      – Менә минем унөч-ундүрт яшьлек бер улым бар, син шуны укытып, үзең шикелле белемле яса да, ул да шулай синең кебек һәрбер җирдә дамеллаларның авызларына кургашын коя торган булсын!..

      Галимҗанның «Казакъ кызы» романын язу өчен материал җыя башлавы әнә шуннан башлана. Әнә шул рәвешчә атаклы әсәр барлыкка килә.

2(Галиәсгар Камал)

      1909 елның җәендә, Оренбургта эшләгән чагымда, һичбер көтелмәгән, уйланмаган җирдән минем бүлмәгә Галиәсгар абзый Камал килеп керде. Ул җиңелчә генә киенгән, кулында бик үк зур булмаган юл чемоданы.

      Мин, аптырап, урынымнан сикереп тордым.

      – Кайдан җил ташлады сине, Галиәсгар абзый?!

      – Җил ташламады, – диде ул, матур гына елмаеп. – Сезгә килдем – матбагада эшләргә!

      Аның безнең матбагага эшкә киләчәге турында бер генә сүз дә ишеткәнем юк иде. Шунлыктан тагын да гаҗәпләнеп сорадым:

      – Ничек инде ул алай капыл-кара гына? Алдан хәбәр биргән булсагыз, каршы төшеп алган булыр идек!

      Галиәсгар абзый сәер генә җавап бирде:

      – Алай алдан хәбәр итәрлек үк күңелләнеп килмәдем мин!

      1905 ел революциясе булгач та чыга башлаган «Йолдыз» газетасында беренче саныннан башлап шушы көйгә чаклы эшләп килгән Галиәсгар абзый нәрсә өчендер аның редакторы Һади Максуди белән үпкәләшә дә Казанны ташлап чыгып китә. Һәм тиз генә Тимерша Соловьёв белән хәбәрләшеп, Оренбургка эшкә килә.

      Мин дә бердән аңлап алдым: аның Оренбургка «сәяхәте» уйланган бер план белән, җиң сызганып, бил бәйләп эшләү өчен түгел, ә тик Һади Максудига булган үпкәдән һәм ачудан гына килеп чыккан икән.

      Галиәсгар абзыйны мин шул дәвернең танылган, көчле бер язучысы һәм журналисты итеп кенә түгел, үземә карата булган күп кенә сәбәпләр аркылы да якын күрә һәм хөрмәт итә идем. Минем Оренбургка шушы матбагага эшкә килүем дә Галиәсгар Камал белән Борһан Шәрәфнең димләве аркасында булды. Алар мине барырга кызыктырды. Тимерша Соловьёвка тәкъдим иттеләр. Гәрчә мин күп кенә мәсьәләләрдә Тимерша Соловьёвлар белән

Скачать книгу


<p>23</p>

Манап – аксөяк.