Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 29

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири

Скачать книгу

Борһан агай!.. Сез мондый вәгазьләрегезне Вәли мулла мәчетенә барып толчок әһелләренә сөйләсәгез, бәлки, үтемлерәк булыр иде» кебек мәсхәрәле сүзләрне дә ычкындыралар иде.

      Ниһаять, җыелыш шуның белән нәтиҗәләнде:

      – Баш күтәргән шәкертләрнең таләпләрен кабул итмәскә!

      Шәкертләр исә моны зур тынычлык, салкын канлылык белән генә каршы алып, төенчекләрен күтәрделәр. Күпләр шәкертләр ихтилал, гыйсъян җырлары, «Марсельеза» лар җырлап кузгалыр дип көткән һәм шуңа каршы полиция дә әзерләнгән иде. Ләкин алай булмады. Тик шәкертләрнең кайберләре, мәдрәсә баскычы өстенә басып, салкын кан белән генә үзләренең нәфрәтләрен белдерде. Шуннан башка кызган бер хәрәкәт күрсәтмәделәр. Алар исеменнән миңа да бераз сөйләргә туры килде. Шул ук мәдрәсәдә урысча укытучы Хаҗиәхмәт Байтирәков белән без шәкертләрне озата киттек.

      Байтирәков бер көлде дә:

      – Күпләргә шунысы күңелсез булды, – диде, – шәкертләрнең тәртипсезлек күрсәтмәүләре һәрнәрсәгә әзер торган полицияне байлар алдында «егетлек» күрсәтүдән мәхрүм итте…

      Мин, азмы-күпме үземә төшкән бурычны үтәвемә шатланып, риза булган хәлдә, матбагага кайтып кердем. Ләкин мине анда ачулы, күгәргән йөз белән каршы алдылар.

      – Әһ-һә, социалист кайтып килә!

      Минем өстемә барыннан да бигрәк Борһан Шәрәф белән Мәхмүт Мәрҗани (М. Галәү) ташландылар.

      – Син бит әле яңа гына йомырка кабыгы эченнән чыгып киләсең!.. Мондый кыланышың белән син үзеңнең киләчәгеңне җуясың! – диде алар.

      Тормыш шуны күрсәтте: алар безнең шикелле «юньсез» булып калмады. Бик тиз «зур уңышларга ирештеләр»: Борһан Шәрәф Фатих Кәриминең сеңлесенә өйләнеп, Рәмиев һәм Хөсәеновлар тирәсендә ныгып урнашып калды. Әйе, мал дигән нәрсә күп кешене үзгәртә.

      Иран шаһы Мөхәммәтгали тәхеттән куылгач, «Вакыт» газетасының баш редакторы Фатих Кәрими аны Иранга «хәбәрче» итеп җибәрде. Ләкин ул аннан бер генә рәтле нәрсә язмаса да, үзләренең Казандагы җимеш сәүдәләрен үстерү юлында шактый зур эшләрне башкарып кайтты.

      Оренбургка кырык ямаулы чалбар белән килгән Мәхмүт Мәрҗани дә озакламый, шактый зур байларга кияү булып, азагында бер китап магазины ачып, нәшрият эшенә кереште.

      Галиәсгар абзый да, Казан байларыннан берсенең кияве булып, күп кенә придан алган иде. Әмма ул шул акчага «Мәгариф» көтепханәсен ачып, татар дөньясында башлап яңа әдәбият бастыра башлады. Башка көтепханәләр, «Бәдәвам», «Тәкыйгаҗәп» һ. б. шуның шикелле тиз сатыла торган нәрсәләрне бастырып, меңнәрчә байлык җыйган чагында, Галиәсгар Камал табыш алу урынына зарар китереп, яңа әдәбият һәм дәреслекләр бастыру эшен юлга куйды. Азәрбайҗанда чыга торган «Мулла Насретдин», «Фәюзат» кебек үз дәверендә шактый сул булган журналларны башлап «Мәгариф» көтепханәсендә күрдек.

      Табыш артыннан кумаган Галиәсгар абзый, әлбәттә, артык ерак бара алмады. Аның китап сәүдәсе шартлады. Иң азагында ул бу көтепханәсен калдык-постыклары белән Шәрәфләргә

Скачать книгу