Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 30
– Монда Тимерша Соловьёвны кайда күрергә мөмкин? – диде.
Мин аңа Тимершаның эш бүлмәсен күрсәттем.
Ул шунда кереп киткәч, аеруча аның күзләре миңа ничектер таныш булып күренде.
– Кайчандыр кайдадыр күргән идем шикелле мин бу кешене?..
Ләкин мин аны кайда күргәнлегемне хәтерләргә дә өлгерә алмадым, Тимерша Соловьёв килеп чыкты.
– Менә нәрсә, – диде Тимерша, әкрен генә минем яныма килеп, – безнең өчен үтә кирәк бер кеше килеп калды. Аны чәйгә алып керергә иде. Өйдә Кәшифә генә. Син, безгә кереп, аңардан чәй әзерләт әле!
Тимершаның биш-алты бүлмәле квартирасы да шул ук матбага йортында иде… Кәшифә – аларның асравы. Ул тиз генә самавыр куеп җибәрде. Чәй әзерләнде.
Бераздан, ашыгып, Тимерша үзе дә килеп керде. Кайдандыр ачкыч алып шкафны ачты, чәйнеккә берничә чеметем чәй салды, өстенә бер шешәдән аз гына кызгылт- көрән куе сыекча агызды.
– Монысы нәрсә инде, Тимерша агай?
Ул күзен кысып елмайды:
– Чәйне куерта торган дару!
Озакламый Риза Казыйның зур улы Габдрахман Фәхретдинов белән әлеге кунак та рәхим иттеләр.
Тимерша белән кунак кеше арасында сүз дәреслекләр турында башланды.
– Хәзер мәктәпләр күбрәк матур исем астында ишетелгән дин дәреслекләрен сорыйлар… Тарих, җәгьрәфиядән дә берничә башлангыч нәрсә язарга була, – дип сөйләп китте Тимерша.
Теге кеше җавапсыз гына, салкын кан белән тыңлап утыра һәм ара-тирә:
– Алай, алай, – дип кенә куя иде.
Габдрахман Фәхретдинов, нәрсәдер әйтергә теләп, «Бәшири» дип миңа эндәшеп куйды. Шуннан соң кунак кеше дә, кинәт кенә миңа таба карап:
– Сез Зариф Бәшири буласызмыни? – дип сүз катты.
Ул, шушы сүзләрен әйтә-әйтә, миңа таба кулын сузды. Мин дә, кулымны сузып:
– Әйе! – дидем. – Ә сез кем буласыз соң?
– Нәҗип Думави!
Кинәт хәтеремә төште: 1905 елның көзендә минем мәдрәсәи «Мөхәммәдия» гә яңа гына килгән чагым иде. Беркөнне кич белән Шәһәр Шәрәф шушы кешене ияртеп бүлмәдән бүлмәгә йөргән иде:
– Танышыгыз: милли шагыйрьләребездән Нәҗип Думави.
Мин Нәҗип Думавиның «Казан мөхбире» газетасында басылган шигырьләрен зур мавыгу белән яратып, бирелеп укучыларның берсе булсам да, ул чагында, әллә ничек, иптәшләрем арасыннан чыгып, аның алдында «Танышыйк әле!» дияргә батырчылык итә алмаган идем.
Шуларны сөйләп биргәч, Нәҗип Думави, көлемсерәп:
– Алай булгач, – диде, – ул чагында таныша алмауның үчен менә хәзер чыгарырбыз инде. – Һәм ул мине кичкә үзе төшкән номерга чакырды.
Тимерша Соловьёв, дәреслекләр мәсьәләсе белән артык мавыгып киткәнлектән, безне таныштыруны исенә китерә дә алмаган. Үзенең бу эше килешсез чыкканлыгын аңлап булса кирәк, ул, аптырап, бер Нәҗипкә,