Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар. Зариф Башири

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири страница 28

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар - Зариф Башири

Скачать книгу

бер тапкыр булсын аның редакциясенә дә килеп карамаганлыгын белә идек. Аның редакторлык эшен дә, секретарьлыгын да Борһан алып барды. Ул да шулай ук, Галиәсгар абзый шикелле, безнең ише яшь каләм ияләренә матди яктан да, мәгънәви яктан да ярдәм итә иде. Бигрәк тә Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасыйларның башлап матбугат һәм әдәбият дөньясына чыгуларына, күтәрелүләренә аның да ярдәме тиде.

      Ул чагында бик күп яшь язучылар үзләренең язган нәрсәләрен бастырып дөньяга чыгарырга урын таба алмый, басылган әсәр өчен бөтенләй гонорар юк иде. Алган тәкъдирдә дә бер китап өчен, күп булса, җиде-сигез сумнан артмый иде. Мәсәлән, Г. Тукай үзенең беренче тапкыр басылган ике җыентыгына егерме биш сум гонорар алды. Бу инде бик шәп алудан санала иде. Менә шул чагында Мәҗит Гафуриның «Әхбар» газетасында басылган «Үги балалар» хикәясенә Борһан Шәрәф егерме биш сум түләде. Бу хәл күпләр телендә озак вакыткача гаҗәпләнү белән сөйләнде: «Череп баеган икән Мәҗит Гафури!» – диделәр.

      1905 ел революциясеннән соң Казан шәһәрендә оештырылган «Борадәран Шәрәфләр» матбагасының төп хуҗалары Шиһап, Борһан, Шәһәр, Гыйльметдин, Галимҗан исемле биш агай-эне Шәрәфләрдән һәм дә аларның аталары Шәрәфи дигән авыл баеннан тора иде. Шәрәфи байның энесе Галәветдиннең дә моңа бераз кысылышы бар иде. Ләкин аның рәсми директоры булган Гыйльметдин Шәрәфтән башка боларның берсе дә әлеге матбаганың эшенә катнашмыйлар, тыгылмыйлар. Шәрәфи бай белән аның зур улы Шиһап хәзерге Татарстандагы Кишер Аксуы[24] дип йөртелгән авылда сәүдә итәләр; Шәһәр Шәрәф «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта һәм ислам тарихын тикшереп, аның турында китаплар язу белән шөгыльләнә. Галимҗаннары исә укый иде. Борһан Шәрәф журналистлык эшендә. Матбага һәм нәшрият эшен алып барган Гыйльметдин Шәрәф, оста хәйләкәр, саран бер сәүдәгәр булып, нинди генә оятсыз юллар белән булса да, баю, мал җыюга омтыла иде. (Соңыннан, матбагалары ябылгач, ул Казанда ширкәт акчасына зур бер җимеш магазины ачты.) Аның язучылар, шагыйрьләр белән булган мөгамәләсе бик тә хәйләле, ничек кенә булса да, алар көченнән бушкарак файдалану юлы белән бара иде. Кайвакытларны аның артыгракка китүенә эче пошып, Борһанның туганы алдында язучыларны яклаган чаклары да булды. Мондый хәлне мин үзем дә күрдем. «Казан мөхбире» газетасында бухгалтер булып эшләп Гыйльметдин Шәрәф берничә тапкыр минем гонорарны басып калырга маташты. Менә шул чакларда Борһан ике арага төшеп эшне минем файдага җайлады.

      Гыйльметдин Шәрәфнең күпчелек кыланышлары «Бу эш минем үз максатларыма, үз файдама зарар китермиме?.. Аның аркасында үземә дә берәр файдасы килүе мөмкинме?» дигән сораулар белән үлчәнә иде.

      1908 елның көзендә, укулар башлангач, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендәге шәкертләр, берничә мәсьәләдә реформа таләп итеп, баш күтәрде.

      – Яки безнең таләпләр сүзсез кабул ителсен, яки без мәдрәсәне ташлап чыгып китик, икенең берсе! – диделәр алар.

      Эш шактый зурга китте. Шәкертләр, барлы-юклы нәрсәләрен җыеп,

Скачать книгу


<p>24</p>

Бу авыл кешеләре бөтен кырларына диярлек кишер чәчеп, шуныңбелән көн күргәнгә ул авылны Кишер Аксуы дип йөртәләр иде. – З. Б.