Идегәй. Татар халык дастаны. Эпосы, легенды и сказания
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Идегәй. Татар халык дастаны - Эпосы, легенды и сказания страница 26
Уйпыксыз чичән – тел остасы.
55
Чүлләү – чүлдә йөреп сусау.
56
Ясак – әйберләтә салым, закон хөкемендәге мал. Бу сүзнең «корал һәм кораллану, отряд булу» мәгънәсе дә бар.
57
Түрәсен бирү – хөкем йөртү.
58
Айдала – ачык дала, такыр дала.
59
Кушак – билбау.
60
Ту (туг) – байрак, флаг.
61
Тун – гомумән, «кием» дигән сүз булган.
62
Яр салу – аваз салу.
63
Бүз бала – биредә «асыл бала» мәгънәсендә.
64
Аякта – азакта, соңында.
65
Кайтием? – Кайсылай итәем, нишләтим?
66
Бәйге тоту – ярышта җиңү.
67
Яурын – калак сөяге, арка турысы.
68
Ал кара кеш – биредә ал сүзе төсне түгел, бәлки бик яхшы, югары сыйфатлы булуны аңлата.
69
Давылбаз – кош чакыру өчен күннән ясалган барабан.
70
Болгардаен (болгар кебек) – бу урында «күн» мәгънәсендә, болгари тун.
71
Айтулы – Идегәйнең хатыны булачак кыз исеме.
72
Ару – биредә «сылу» мәгънәсендә килә.
73
Кадыйрбирде – Туктамыш хан улы, 1419 елда үтерелә.
74
Xанәш – хан хатыны, ханча.
75
Аналыклар – тәрбияче өлкән хатыннар.
76
Ту бия – колынламаган бия.
77
Чүмәк – аяклы бишекнең астына куелган кран.
78
Төбәк – бишекнең төбе.
79
Семәк – бала тотыну өчен бишеккә куелган әйбер.
80
Алкыш – яхшы теләк.
81
Норадын – Идегәйнең улы. Вариантларда Норалын, Морадым, Нургали, Нургадил формасында да очрый. Тарихи документларда Нуретдин буларак билгеле. 1419 елда үлә.
82
Кам – камканың бер төре.
83
Йөрге – биләүсә.
84
Клакай камка – алтын яки көмеш аралаштырып, бизәкләп тукылган ефәк тукыма, чатма, парча.
85
Явыр – яу ире, яугир.
86
Карачы – биләр һәм мирзалар сыйныфының иң югары кешеләре.