Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров страница 31

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров

Скачать книгу

шәһәре төзелгәч, «Коммунист» исеме белән чыга башлый. Шул газетада Симай дүрт ел эшләп, корректор ярдәмчесеннән башлап редакциянең җаваплы секретаре вазифасына кадәр үсә.

      Бу елларда ул Муса белән даими хатлар язышып, очрашып тора. 1939 елда Җәлил Казанга күчкәч кенә аралар ераклаша.

      Симай газетага төрле жанрлар буенча материаллар бирә. Очеркларын, репортажларын, сурәтләмәләрен, тәнкыйди фельетоннарын газета укучылар аеруча яратып кабул итә.

      Ул күп укый, белемен арттыру өстендә эшли. 1939 елда Мәскәү педагогия институтының әдәбият факультетына укырга керә. Шигырьләр язуын да дәвам итә. Урыс газетасында эшләгәнлектән, шигырьләрен татарчадан урысчага тәрҗемә итеп бастыра. Аның тәрҗемә белән шөгыльләнүен Муса да хуплый. «Безгә тәрҗемәчеләр бик кирәк», – ди ул.

      Михаил Иконников сүзләренә караганда, дошман тылында Җәлил шигырьләрен камерадан камерага йөртеп укыганнар. Бәлки, аларны урыс теленә Симай тәрҗемә иткәндер дигән фикер дә бар. Сугыштан соң аның 1936–1939 еллар арасында язылган шигырьләр дәфтәре табыла. Ул шигырьләрдә хезмәт кешесе данлана, киләчәккә өмет уяна. Сугышта исән калса, бәлки, аңардан зур шагыйрь чыккан булыр иде.

      1940 елда аны Ерак Көнчыгышка хәрби хезмәткә алалар. Анда киткәнче, ул Валя Листопад исемле кызга өйләнгән була.

      Шунда сугыш башлануын ишетә. Яңадан дүрт айдан Себердә оешкан дивизия составында аны Мәскәүне сакларга җибәрәләр. Ул хәрби хезмәттә чагында кызлары Людмила туа.

      Мәскәү һәм Смоленск тирәсендә каты сугышларда катнаша, гаиләсенә, редакциядә бергә эшләгән иптәшләренә җылы хатлар яза.

      Армиядә чакта ул радио эшен үзләштерә, парашют белән сикерергә өйрәнә. 250 нче һава-десант полкының рация начальнигы була. Ышанычлы кеше дип, аны разведчик-десантник сыйфатында задание белән дошман тылына җибәрәләр. 1942 елның 20 нче гыйнварыннан март башларына кадәр дошман тылында булып, Көнбатыш фронт штабы белән рация аша даими элемтә тота. Фронтта төшкән фоторәсеменә караганда, ул кече лейтенант званиесендә булган.

      1942 елның мартында аңа «Сугышчан батырлыгы өчен» медале бирелү турында наградной лист тутырыла. Үкенечкә каршы, ул үзен бүләкләү турында берни дә белми.

      1945 елның октябрендә хатыны Валя «Сержант Әхмәт Симаев Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен һәлак булды» дигән кайгылы кәгазь ала.

      Концлагерьда чагында Әхмәт үзенең ничек әсирлеккә төшүен төрле вариантларда сөйли. Вульхайде лагеренда аны күргән кешеләр гади десантчыларның хәрби формасында йөрде, аягында киез итекләр иде дип сөйлиләр.

      Дошман тылында яшерен группалар оештыру тәҗрибәсен туплаган Әхмәт Симаев Берлинда да яшерен көрәш оештыручыларның берсе була. Башкортстан чекисты Николай Лёшкин немец архивларында Симаевка кагылышлы кызыклы документ таба. Әхмәт дүртенче танк армиясе хәрәкәт итә торган участокта (Гжатск – Вязьма) әсир төшкән икән. Аны рейх мәнфәгатьләре өчен файдалану максатында, Вульхайдеда урнашкан пропаганда мәктәбенә җибәрергә дип, 11 мартта күрсәтмә

Скачать книгу